Татарның үзе кебек. Ульян каласында XXII Федераль Сабан туе гөрләде

Берләштерә, дуслаштыра, ерак араларны якынайта. Илнең төрле почмакларында яшәүче татарларга танышырга, очрашырга, зурдан кубып бәйрәм итәргә тагын бер җай чыкты. Ульян каласында XXII Федераль Сабан туен гөрләтеп кайттык. Бәйрәм мизгелләре – безнең репортажда.

Күңелең киң булгач, бәйрәм итәргә дә бер генә көн җитми шул. Зур Сабантуйларының ике көнгә сузылуы инде гадәткә керде. Ульяндагы бәйрәм дә 17–18 июнь көннәрендә гөрләде.

Яңгырасын тояк тавышы!

Иң беренче эш итеп һәм традицияләренә туры китереп, атлар узышты. Чабышларда катнашыр өчен барлыгы 100дән артык гариза килгән. Бу хакта «ВТ» хәбәрчесенә шәһәр ипподромы җитәкчесе Наталья Канакова сөйләде. «Россиянең иң күркәм, иң көчле атлары – биредә», – диде ул.

Берсеннән-берсе күркәм иде шул алар, чыннан да. Узышканнарын карарга халык та шактый җыелган иде. «Әнә бусы беренче килә, әйтте диярсең! Тоягы тоякка тими бит хәзердән үк». Ике түбәтәйле абзыең җиңүчене белгәнче шулай дип сөйләште.

Ат чабышында җиңүчеләргә әзерләнгән призлар да саллы иде. Әйтик, Ульян өлкәсе губернаторының махсус призын отучыга – 1,2 млн сум, Бөтенроссия Сабан туе призына 1 млн сум тапшырылды. Җәмгысы бергә – 5 млн сум күләмендәге акчалата бүләкләр.

Татарстан Республикасы призы өчен дә махсус чабыш уздырылды. Беренче булып Победоносец Лок кушаматлы айгыры белән Мәскәүдә яшәүче Раил Габдрәшитов килде. «Сабантуйларындагы чабышларда сирәк катнашабыз. Ешрак килергә кирәк икән! Күңелле монда», – диде ул, кулына җиңүче кубогы алганнан соң. Чабыш юлының бик үк шәп булмавын да әйтте ул, айгырга авыргарак туры килгән.

Чабыш юлы, димәктән, ипподромны Сабан туен кабул итәр өчен махсус төзекләндергәннәр. Өлкә губернаторы Алексей Русских әйтмешли, киләчәктә яңартылган ипподром халыкка хезмәт итәчәк. Ульянда яшәүче һәм атлар тотучы Шамил абый Санатуллин да бик сөенгән моңа. «Алла боерган булса, киләсе елларда атларыбыз чабышларда да катнаша башлар әле», – диде ул.

 

Сандыклы, дәү түбәтәйле, чәлпәкле һәм кәҗәле ишегаллары

Инде бәйрәмнең икенче көненә күчик. Федераль Сабан туе кунакларын чабышлар узган ипподромда һәм шәһәрнең Җиңү паркына дәштеләр. Янәшәдә урнашкан бу ике мәйданның буеннан-буена сату нокталары, чәй өстәлләре, Ульян өлкәсе районнарының һәм бәйрәмне оештыручыларның берсе булган, Татарстанны тәкъдим иткән Түбән Каманың ишегаллары, әллә өч, әллә дүрт, әллә биш сәхнә тезелеп киткән иде. Кайда гына барып төртелсәң дә, җырлашалар, биешәләр, бәйрәм белән котлашалар.

Ульян өлкәсенең Инза районыннан килгән апалар янына уздык. Ишегалларын тутырып халык көйләренә баса иде алар. Бәйрәм кунакларына үзләренә генә хас булган бәйрәмнәр, йолалар турында сөйлиләр. Тәмләп сөйлиләр. «Инәемнең сандыгы, чигүле пәрдәләре дә биредә. Бик кызыксынып карыйлар, сорашалар. Ульяндагы Сабан туенда ел да катнашабыз. Кызганыч, үзебездә узмый, ике генә татар авылы калды шул», – ди Илүсә апа.

Иске Кулаткы районының ишегалдын ераклардан күреп алдык. Ник дигәндә, бер чатырларына 2,5 метр диаметрлы түбәтәй «кидереп» куйганнар. Шул түбәтәй әллә кайлардан чакырып тора. «Чынаякларыбызны күрегез – дүрт чиләк су сыярлык. Самавыры! Үзе борынгы, үзе зур». Лилия апа шулайрак каршы алды. Мактанырлыклары дәү түбәтәй белән дәү самавыр гына түгел: районда 20 җирлекнең 20се дә – татар авылы.

Ульян районы исә кунакларны онытылып бара торган татар халык ризыклары белән сыйлады. «Үзебезнең тутырган тавык та сирәк пешерелә бит, кызым. Кош теле, тасма, чәлпәк – ни генә юк табыныбызда», – дип сөйләп китте Рәдинә апа. Олы гына яшьтәге китапханәче ул. Сабан туена килеп, төрле төбәкләрдә сибелеп яшәүче татарлар белән аралаша, аларны менә шулай сыйлый алуларына ихластан сөенүен күз яшьләрен яшерә-яшерә әйтте…

Үзебезнекеләр – Татарстанны тәкъдим итүчеләр, ишегалды белән генә чикләнмичә, мәйданда тулы бер хуҗалык корып куйган иде. Берәүне дә битараф калдырмады ул – кайчан карама, кунаклар өзелмәде. Берәүләр экскурсия уздыручыны тыңласа, икенчеләр истәлек өчен фото «сукты». Түбәнкамалылар татарларның киң күңелен самавырда кайнаган чәй, шәп итеп ягылган мунча (кирәк кешегә себеркесе дә бар иде), тәмле телләрендә чагылдырырга тырышкан иде. Татарны бит мал-туарсыз да күз алдына китерү авыр. Шуңа да хуҗалыкта тавык-чебеш, тана, кәҗәләр белән тулы сарай да бар иде. «Кәҗәне 9 меңгә сатабыз, аласызмы әллә?» Сарайның нәкъ уртасында басып торучы малай шулай дип эндәште. «Алучылар бармы соң?» – дим. Кызыгып китүчеләр булган икән, бәйрәм беткәч, килеп алырлар инде, ди сабый. Алсалар, Сабан туеның менә дигән истәлеге булыр иде әле!

 

Матур кешеләр төбәге

Шушы ишегаллары буйлап йөргәндә, Пензадан килгән делегатлар белән дә сөйләшеп алырга җай чыкты. Күңел ачарга вакытлары юк: башка делегатлар белән аралашып, танышып, бер-берләрен кунакка

чакырышып мәш киләләр. Сүз уңаеннан, федераль Сабан туена Россиянең 52 төбәгеннән кунаклар килгән иде.

– Шулкадәр матур бәйрәм, әйтеп кенә аңлата торган түгел. Мондый чараларның Россия буйлап сибелеп яшәүче татарлар өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын әйтеп тә торасы юк. Күңел ачар өчен генә түгел, очрашып, аралашыр өчен киләбез. Милләттәшләребезнең тәҗрибәсен үзебезгә алып кайтып китәбез, – дип сөйләде Пензадагы «Ак калфак» татар хатын-кызларының төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльмира Васильева.

Бәйрәм генә түгел, Иделнең киң кочагына сыенып яшәүче Ульян халкына да гашыйк булган алар. Татарстанның Чүпрәле районында туып, бүген Ульянда гомер итүче Фәридә апа Юнысова әйтмешли, табигате матур булгач, кешеләре дә шундый. «Сабан туйларын ел да сагынып көтеп алабыз, бер елны да калдырмыйбыз. Әле узган атнада туган яктагы бәйрәмгә дә кайтып килдек. Үз аягымда йөргәндә ничек бәйрәмнән калмак кирәк ди?» Татарстан халкына сәламнәрен дә җибәреп калды ул.

 

Бердәмлек сакчысы

Кунактан-кунакка йөри торгач, бәйрәмнең рәсми ачылышы билгеләнгән сәгать тә килеп җитте. Ульян һәм Татарстанның иҗат коллективлары әзерләгән бер сәгатьлек ачылыш тантанасын күз дә йоммый карадык. Уенлы, җырлы-биюле генә түгел, туйлы да иде әле ул. Башта хезмәт туен – басу-кырлардагы язгы эшләр турында сөйләп, Сабан туеның тарихы белән таныштырдылар. Аннан соң ике чиктәш төбәкне «туганлаштырдылар». Имеш, Татарстан егетен Ульян сылуына өйләндерәләр. Шулай итеп, безнең арадагы туганлыкны, дуслыкны, бердәмлекне күрсәттеләр.

Шуннан соң кунакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

– Барыгызны да татар халкының иң яраткан бәйрәме белән тәбрик итәм! Ульян өлкәсенең җитәкчеләренә, оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәм. Бик яхшы әзерләнгәннәр. Быел Сабан туе Россиянең 58 өлкәсе һәм 35 чит илдә уза. Ул бөтен татар халкының гореф-гадәтләрен, телен, динен сакларга ярдәм итә. Сабантуй – татарларның гына түгел, барыбызның да бәйрәме, – диде Президент.

Ульян өлкәсе губернаторы Алексей Русских сүзен, рәхмәтегезгә рәхмәт, дип башлады.

– Федераль Сабан туен кабатта Ульян җирендә уздыруыбыз белән горурланам. Әлеге бәйрәм инде күптән гомуммилли мәдәни-тарихи байлыгыбызга әйләнде. Сабантуй тынычлык, игелек, татулыкны гәүдәләндерә. Ә быел бу төшенчәләр аеруча актуаль, – диде ул.

Котлау сүзләре җиткерелгәннән соң, федераль Сабан туеның символы – «Тулпар ат»ны бәйрәмнең киләсе елдагысы узачак төбәккә – Кемеровога тапшырдылар. Аны өлкә губернаторы Сергей Цивилев кабул итеп алды.

– Сабан туе – барлык милләт вәкилләрен берләштерә, ата-бабаларыбыз мирасын – гореф-гадәтләребезне саклый торган күркәм бәйрәм. Киләсе елгы федераль Сабан туен уздыру хокукын ышанып тапшырганыгыз өчен бик зур рәхмәт! 2023 нче елда Кузбасста федераль Сабан туе да, шахтерлар Сабан туе да узачак. Форсаттан файдаланып, барыгызны да бәйрәмнәргә чакырып калам, – диде ул.

 

Киң җилкәле батырлар

Сабантуйның иң кайнар ноктасы – көрәшне читләтеп узу гөнаһка тиң булыр иде. Бил алышканнарын тамаша кылырга килүчеләрне артык кайгыртып тормасалар да, көрәш мәйданы һәрьяклап әйләндереп алынган иде. Алты рәткә тезеп куелган эскәмиягә генә сыешып бетми шул көрәш сөючеләр…

Без килгәндә, соңгы ярышлар иде инде. Шуңа күрә ниләр булганын Чувашиянең Шыгырдан авылыннан килгән абзыйдан сорашырга туры килде. Ел саен килә икән Ульян каласындагы Сабан туена. Быелгы көрәшне бик мактады, чиста бил алышалар, көчле егетләр җыелган, ди.

Легендар спортчы Хәбил Бикташев та шулай ди. «Егетләргә алдан ук, матур көрәш күрсәтегез, дип әйтеп куйдым. Алыш-бирешкә урын юк монда. Һәм шулай көрәшәләр дә. Чыннан да, монда көчле егетләр җыелган – бик матур күренеш», – диде ул безгә.

Шактый макталган егетләрнең үзләре белән сөйләштек. 65 кг үлчәү авырлыгында батыр калган Ульян егете Артур Хәкимов өчен көрәш  спорт төре генә түгел. «Ульян өлкәсе өчен 10 еллап көрәшәм. Федераль Сабан туе була дигәч, тренировкаларга көненә икешәр мәртәбә йөрдем. Монда җиңү минем өчен мөһим иде. Безнең бит бабаларыбыз да Сабантуйларда бил алышып, батыр исемен йөрткән. Минем өчен көрәш – традицияләрне олылауның бер юлы», – ди егет.

Абсолют батыр исеменә Татарстаннан Булат Мусин һәм Ульяннан Сергей Павлик көрәште. Булат – 100 кило үлчәү авырлыгында бил алышса, Сергей Павликның авырлыгы 180 килодан артык. Келәмдә басып торучы бу ике баһадирны күз алдына китергәнсездер бит? Бил алышуларының да ничегрәк булганын чамалыйсыздыр. Ахыр чиктә Павлик җиңде. Ульян өчен көрәшүче баһадирга тәкә һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус бүләге – машина тапшырылды.

– Машинам ватылган иде, бик яхшы булды әле. Чынында исә мин бу җиңүемә бик сөенәм. Федераль Сабан туенда батыр калганым юк иде әле. Ульян өчен көрәшеп, шушы җирлектә батыр калу – икеләтә шатлык, – диде баһадир. – Күреп торасыз инде, көндәшем миннән бераз гына кечкенә. Ләкин тәртибе шундый бит.

Булат исә артык борчылмады кебек. Рөстәм Миңнеханов та борчылмаска кушкан бит.

– Яныма килеп: «Борчылма, киләсе елга җиңәрсең әле», – диде ул. Миңа калса, Павлик – иң көчле көрәшчеләрнең берсе. Авырлыкларны чагыштырсак та, миннән ике тапкыр диярлек авыррак ул. Соңгы арада үз авырлыгыбыздагы егетләр белән көрәшеп күнеккән. Бәлки, авырраклар белән ешрак бил алышсак, килеп тә чыгар. Шулай да, тумаган тайның билен сындырмыйк. Бүген мин канәгать. Үз үлчәвемдә, көндәшемне чистага атып, батыр калдым, – диде ул.

Шулай итеп, бөтен Россиядән килгән спортчылар арасында Татарстан һәм Ульян көрәшчеләренә тиңнәр табылмады.

 

Федераль Сабан туе батырлары:

65 кг үлчәү авырлыгы – Ульян өлкәсеннән Артур Хәкимов;

75 кг үлчәү авырлыгы – Татарстаннан Динар Кәримуллин;

85 кг үлчәү авырлыгы – Ульян өлкәсеннән Руслан Сәхбиев;

100 кг үлчәү авырлыгы – Татарстаннан Булат Мусин;

130+ кг үлчәү авырлыгы – Ульян өлкәсеннән Сергей Павлик.

Лилия Гыймазова

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү