Татарстан Президентына Казан Кремле тарихы музееның сәнгати проекты буенча тәкъдимнәрне җиткерделәр

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремле тарихы музееның сәнгати проектын эшләү буенча тәкъдимнәр белән танышты. Биредә тарихи иконография, макетлар, документаль һәм архив материаллары кулланылачак. Проект авторлары дивар һәм идәннәрне ничек бар – шул килеш саклап калырга тәкъдим итә. Бу фикерне Татарстан Президенты да хуплады.

«Әлеге уникаль киңлекнең тарихи йөзен, биредә булган рухны мөмкин кадәр саклап калырга кирәк», – диде ул һәм барлык кисәтүләрне исәпкә алып, проектны эшләп бетерергә кушты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «Иман нуры яктысы» күргәзмәсен дә карады. Әйдәп баручы фәнни үзәкләр, музей һәм китапханә фондлары тарафыннан әзерләнгән күргәзмә проекты 922 елда Татарстанда булган вакыйгаларның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни әһәмиятен искәртә. Күргәзмәдә сирәк кулъязмалар, китап ядкарьләре, Болгар һәм Алтын Урда чоры тәңкәләре, намаз келәмнәре һәм хатын-кызлар костюмнары, каллиграфик композицияләр, борынгы зәркән бизәнү әйберләре белән гамәли сәнгать әсәрләре тәкъдим ителгән.
Рөстәм Миңнеханов «Милли кием театры» проекты белән дә танышты. Экспозициядә яңадан торгызылган тарихи костюмнар, бизәнү әйберләре урын алган. Татарстан Президентына бина ишегалдын үстерү планын да тәкъдим иттеләр. Аның нигезендә биредә туристлар өчен ял итү зонасын төзекләндерү, төрле чаралар оештыру өчен шартлар булдыру күздә тотыла.


Фикер өстәү