Рөстәм Миңнеханов ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Дәүләт Думасында оештырылган күргәзмәне карады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган күргәзмәне карады.

Татарстан Президентын күргәзмә белән КФУ халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов таныштырды.

Күргәзмәдә Татарстанда һәм тулаем Россиядә ислам динен үстерүнең тарихы турында архив документлары урын алган. Анда ислам дине турында борынгы кульязмалар һәм трактатлар, дәүләт хезмәтендәге мөселманнар, ислам диненең бүгенге Россиядәге хәле турында документлар, дини корылмаларның архитектура сызымнары белән танышырга була.

Телевизор экраннары аша архив видеохроникасын (Болгар ислам академиясенә тәүге нигез ташы салу, Кол Шәриф мәчете манарасына ярымай урнаштыру, Саба районында мәчет ачу тантаналары) карау мөмкинлеге тудырыла. Моннан тыш “Древние Булгары”. Иман фильм; “Волжские Булгары” (1966); Корбан бәйрәме, Хаҗ турында фильмнардан өзекләр күрсәтеләчәк.

Күргәзмәдә шулай ук мәдәни артефактлар – милли кием-салым, декор, кәсепчелек әйберләре, китап басмалары, Корьән, ислам уку йортларының фотосурәтләре, Болгардагы АК Мәчет макеты һ.б. тәкъдим ителгән.

Анда шулай ук каллиграф та эшлиячәк.


Фикер өстәү