Россиянең көньягында очышларны чикләү режимы 25 майга кадәр озайтылды

Россиянең көньягы һәм үзәк өлешендәге 11 аэропортта чикләү режимы 25 майга кадәр озайтылды. Бу хакта Росавиациянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россиянең 11 аэропортында очышларны вакытлыча чикләү режимы 2022 елның 25 маена – Мәскәү вакыты белән 03.45 сәгатькә кадәр озайтылды», — диелә хәбәрдә.

Сүз Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов-Дон, Симферополь һәм Элиста аэропортлары хакында бара. Авиакомпанияләргә, Сочи, Волгоград, Мәскәү, Минеральные Воды һәм Ставропольдәге һава аланнарын файдаланып, пассажирларны башка маршрутлар буенча тиешле пунктка илтергә тәкъдим ителә.


Фикер өстәү