Россиянең көньягы һәм үзәге аэропортларына очышларны чикләү 30 июльгә кадәр озайтыла

Илнең көньягы һәм үзәге аэропортларына очышларны чикләү 30 июльгә кадәр озайтыла. Бу хакта, “Росавиация” мәгълүматларына таянып, “РИА Новости” хәбәр итә.

“Россиянең көньягы һәм үзәк өлешендәге 11 аэропортка очышларны чикләү 30 июльгә кадәр озайтылды”, – диелә хәбәрдә.

Шулай итеп, Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов-Дон, Симферополь һәм Элиста аэропортларына очышлар вакытлыча чикләнелә.

Бу аэропортларга самолетлар очуны чикләү режимы 24 февральдән гамәлдә булып килә.


Фикер өстәү