Россиянең көньягындагы аэропортларның ябылып тору вакыты озайтылды

«Россиянең көньягындагы аэропортларның ябылып тору вакыты 2022 елның 26 марты 3 сәгать 45 минутка кадәр озайтыла», дип  хәбәр итә РИА Новости.

Монда сүз Ростов-на-Дону, Краснодар, Анапа, Геленджик, Элиста, Ставрополь, Симферополь, шулай ук Белгород, Брянск, Орел, Курск һәм Воронеж аэропортлары турында бара. Сочи аэропорты штат режимында эшләвен дәвам итә.

Моңа кадәр авиаэлемтәләр 20 мартка кадәрчикләнгән иде. Чөнки илнең бу өлешендәге аэропортларның кешеләр өчен имин түгел дип табылган.


Фикер өстәү