Флюра Сөләйманова: «Матур тавышлы җырчылар бар, буй җитмәслекләре юк»

Флюра апа, мин әзер, балам, дип каршы алды. Чәчләрен килешле итеп тараган, иннек-кершәнен сөрткән, елмаеп басып тора. Сиксән яшьлек юбилееннан соң берни дә үзгәрмәгән кебек. Бар да элеккечә, аяклар гына хыянәт итә, ди ул, таягына ымлап. Йөзендәге караңгы болытлар исә ничек кинәт барлыкка килгән булса, шулай ук юкка да чыга. Флюра апа, Әлфиям тәрбиясе дип, балалары дөньясына алып кереп китә. Әңгәмә бәхет, кадер, тәрбия мәсьәләләре белән башланып китә.

– Флюра апа, нәрсә ул кадер? Сез аны ничек аңлыйсыз?

– Минем гомерем кадердә узды. Кая гына барсам да, кадерләделәр. Күп кеше бит, юкса, кадерсезләделәр, дип зарланды. Гастрольләр белән авылларда йөргәндә дә үзләренә керткән һәрбер йортта игътибар, хөрмәт тойдым. Кадерне ничек аңлыйсың бит аны.

– Ә Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кадер күрдеме?

– Нишләп күрмәсеннәр ди?! Алар икесе дә егет булды. Азрак игътибар кимесә, үзләренә дигәнне яулап ала иделәр.

– Икенче яктан, рус эстрадасы шәхесләре зур зиннәтле сарайларда яши, безнең шәхесләребез шәһәрнең гап-гади фатирларында…

– Менә син кадерне матди бизмәндә үлчисең. Ә мин аны башкача кабул итәм. Ул кешенең үзеннән тора. Матди хөрлеккә омтылганнар бездә дә ким яшәми. Мин исә андый бурыч куймадым. Аның шул ягы да бар: матди як олайган саен, рухи як тарая. Бай тормышта яшәгән җырчылар халыкка барыбер якын була алмый.

– Эстраданы, яңа исемнәрне күзәтеп барасызмы? Өметле җырчылар күпме?

– Матур тавышлы җырчылар бар, әмма буй җитмәслек дип әйтерлекләре юк. Кайсының тавышы бик көчле, әмма җылылыгы юк. Ул булмаса, тамашачыга якынаеп булмый. Минем дә әллә нәрсәм юк инде, нишләптер халык яратты. Туксанынчы дистәне ваклаганда да сәхнәдә җырладым әле. Аягүрә басып җырлап булмады, урындыкка утырып чыгыш ясадым. Халык аягүрә алкышлады. Һаман яраталар икән. Аларның яратуы мине яшәтә. Авырып китсәм, улым Булат, сиңа концерт куярга вакыт җиткән, ди. Сәхнә чирне, вакытны туктата бугай ул, чынлап та. Анда хәтер дә, тавыш та нәкъ элеккеге кебек ачыла. Хикмәт ул.

– Җырчыны халыкка бер җыр таныта, диләр. Сезнең өчен ул кайсы җыр иде?

– «Әниемә» җырыдыр, мөгаен. Аны һаман көтеп алалар бит. Әле менә Рәшит Ваһапов концертында да шушы җырны башкардым. «Ул җырның сере нидә?» – дип һаман сорыйлар инде. Кемдер, ятимлек ачысын татыганга моңлы башкарасың, ди. Кемдер башка сәбәпләрен күрә.

– Казахларда, үзбәкләрдә дә популяр җыр саналган «Әниемә» дигән җырның тарихын сөйләгез әле.

– Ул чакта бит үзеңнең җырчы икәнеңне раслар өчен җиде кат тиреңне түгәргә кирәк иде. Союз буенча гастрольләргә чыгар өчен «СССРның эстрада сәхнәләрендә чыгыш ясау хокукы бирелә» дигән таныклыкка ия булу кирәк. Ул – үзе бер тормыш имтиханы. Менә шул таныклыкны алгач, алтмышынчы елларда Казахстанның Актүбә һәм Алма-Ата дәүләт филармониясенең татар бригадасында эшли башладым. Казахстанда өч ел яшәдем мин. «Мәк чәчәге», «Истә, һаман да истә», «Тамчылар тамар чаклар», «Йөрәк сере», «Гүзәлия», «Алтын-көмеш», «Оренбур шәле» кебек җырлар шул елларда танылды. «Әниемә» җырын миңа композитор Шәмши Калдаяков үзе алып килде. Мин аны башта казах телендә җырлап йөрдем. Аннары, Казанга кайткач, Госман Әхмәтҗанов татарчага тәрҗемә итте. Шәмши үзе, син таныттың бу җырны, дип әйтә иде. Хәзер казах яшьләре бу җырны янә күтәреп алган икән. Бу табигый да. Әниләргә булган бөтен ярату, наз, аларның олы хезмәтен аңлау – бар да бар бит анда. Әйтсәм әйтим инде, профессиональ сәхнәдә чыгыш ясавыма алтмыш елдан артык. Шул дәвердә башкарган барлык җырларны әниләргә багышладым.

 – Флюра апа, хатын-кыз җырчыга танылу ансат түгелдер. Сезне кабул иттеләрме? Тәнкыйть ишетеп, күңелегез сүрелгән чаклар булмадымы?

– Туксанга җиткәндә зарланып утыру килешмәс инде. Төрлесе булгандыр. Хәзерге гомер үреннән артка борылып караганда, мине күреп алучылар, ярдәм итүчеләр күбрәк булган дим. Гани Вәлиев, Усман Әлмиев, Сара апа… Санап бетерерлекмени аларны?..

– Сара Садыйкова: «Флюраны сәхнәгә мин алып чыктым», – дип әйтә торган булган. Сара апа булмаса, җырламас идегезме?

– Хак әйткән Сара апа.  Мин бит авылда тугызынчыны бетергәч тә Казанга киттем. Киез итек фабрикасына эшкә урнаштым, шул ук вакытта кичке мәктәптә укуымны да дәвам иттем. Җырлыйсым да килә иде. «Нишләп музыка буенча укырга кермәдегез?» –  дип сорыйсың килә инде. Аннан кайда яшәр идем соң? Ә «Татваленки»ның тулай торагы бар иде. Авылда үземне белгәннән бирле җырлаганга, Горький клубына килдем, шунда Сара Садыйкова хорына эләктем. И, авылда кызык иде ул! Берне генә җырлыйм дип чыгасың да, шуннан кертмиләр инде. Ике дә була, өч  тә. Авыл кешеләре елап тыңлыйлар иде.

Сара апа таләпчән, кырыс, җор телле иде. Азрак кычкырыбрак җырласаң, Флюра бигрәк акырып җырлый, дип әйтеп куя иде. Хәзер телевизорны ачар хәл юк, бөтенесе акыра, абау. Сара апа хорын мин эче тулы сандык дип әйтә идем. Әллә нинди хикмәтләр чыгарып була иде ул хордан. Сара апа исә бу яктан консервативрак. Ул моң яклы булды. Азрак хикмәт сизелгән җырчыларга махсус җырлар язып, аларны олы сәхнәләргә чыгарды. Мине дә бит Гани Вәлиев бригадасына ул алып барды. «Үз кулларым белән биреп җибәрәм Ганигә, зур җырчы булырсың», – диде. Юраганы юш килде бит.

– Сара апа үзе дә кагылган шәхес бит ул.

– Сара апа көчле хатын-кыз иде. Көчле кеше беркайчан да, мине танымадылар, күрмәделәр, дип әйтә алмый. Аның аңа көче җитми.

– Сез биш бала ятим үскәнсез, дүрт балага үзегез әни булып килгәнсез. Балалар сезгә рәхмәтлеме?

– Нишлисең бит, безнең буынны сугыш ятим итте. Әнинең чалымнары күз алдында торса да, әтине бөтенләй хәтерләмим, ул чакта миңа нибары 4 яшь булган. Әтием Зыятдин сугышның беренче елларында ук һәлак булган. Озак та үтми, абыйны да фронтка алганнар. Аннан соң озак тормады, биш баланы ятим калдырып, әни дә гүр иясе булды. Безне олы абый үстерде. Сеңлебез Фәниягә 2 яшь кенә булгач, безне ятимнәр йортына алып китмәкче булдылар. Ярый әле әнинең сеңлесе каршы төште. Юкса кайсыбызны кая таратып бетергән булырлар иде. Рәхимә апа әби-бабайлардан  калган төп йортта яши иде, ятим калгач, без дә шунда күчендек. Ул авылда тракторчы иде, кулы каты, холкы кырыс. Үскәндә төрлесе булгандыр инде, хәзер рәхмәтле мин аңа.

Мин беркайчан да әнисез үстем дип кычкырып йөрмәдем. Мәгәр андый балаларга ана назын бирү теләгем зур булды. Дүрт бала белән тол калган иргә кияүгә чыктым. Габделхак балаларга, Флюрага әни дип әйтәсез, дип бик каты торды. Ә мин, әни бер генә була ул, ирексезләмик, дидем. Шун­нан балаларым да, хәзер онык­лар да миңа дәү әни дип дәшә башлады. Бу – бик зур хөр­мәт, ихтирам билгесе.

Әйтәм ич, ятим­лекнең ачысын үз җилкәмдә татыдым. Шуңа күрә бу балаларның күңеле китек булмасын иде дип теләдем, тормышларын бөтен итәргә омтылдым. Шулай итеп, бала шатлыгы – минем шатлык, алар хәсрәте минем хәсрәт булды. Улым Маратны көтмәгәндә, уйламаганда җирләү барыбызга да олы хәсрәт булды. Ниш­лисең бит, җыяр ризыклары бет­кән булгандыр… Булатым, олы кызым Алсу, Әлфия – барыбыз да бу хәлләрне бик авыр кичердек.  Бүген Әлфия­мдә яшим. Оныкларым хәлемне белешеп тора. Әле менә туган көнемдә, син безнең «главный» кешебез дип котлап киттеләр. Салих, Кәрим, Зилә… – алты оныгымның барысы да татарча әйбәт сөйләшә, Аллага шөкер!

– Габделхак абый, җитәр инде, син өйдә кирәк, дип әйтмәдеме соң?

– Беркайчан да алай әйткәне булмады. Берәр җиргә гастрольгә барасы  булса, озата бара иде. Бригададагы егетләр, без дә хатыннарны шулай озатып йөрсәк, кызык булыр иде, дип көләләр иде. Гармунчы Флера Хөрмәтова, балалы кешегә кияүгә чыгарга курыкмадың, син молодец, дип еш әйтә. Мин кадердә, ул ялгыз… Әгәр үзем генә булсам, нишләгән булыр идем икән, белмим. Балалардан куркырга, үзеңнекенә, үзеңнеке түгелгә бүләргә кирәкмидер ул. Әниләрен аңламаган балалар да, балаларыннан золым күргән ата-аналар да шактый бит, үз каннары булса да. Хикмәт сабый күңеленә ачкыч ярата белүдәдер.

– Без бик катлаулы заманда яшибез. Аны исән-сау кичәр өчен халыкка нинди киңәш бирер идегез?

– Бер кешегә яраган киңәш икенчесенә ярамый, шулай да, сабыр итәргә кирәк, дим.  Бәргәләнсәң, акыл арткы планга күчә. Хисләр башка чыкса, бик яман булыр.

– Телевизор карыйсызмы, Флюра апа?

– Спорт каналларын карыйм, башкасын юк. Эстрада каналларын карамыйм, алар бигрәк тозсыз. Әйтәм бит, җырчыларны берсеннән берсен аерып булмый. Бер төрле кыяфәт, бер төрле тавыш. Элеккеге җырчыларны бер-берсе белән бутап булмый иде. Әйтик Римма, Әлфия, Хәмдүнә, Илһам, Зөһрә – бутап буламыни аларны! Һәркайсы үзенчәлекле, үзгә холыклы, аерым манералы. Булсаң, шулай булырга кирәк инде ул.

 Блиц-сораштыру

Иң зур теләгегез нинди?

Тынычлык.

– Шундый мөмкинлек бирелсә, тормышыгызда нәрсәне үзгәртер идегез?

– Нәрсәнедер үзгәртер өчен үзеңдә ниндидер үзгәреш булу кирәк. Юк, берни дә үзгәртмәс идем.

– Холкыгыз буенча сез нинди кеше? Үпкә саклыйсызмы?

– Яшьрәк вакытта усал дип әйтәләр иде. «Әниемә» җыры чыккач, милләт әнисе дип язганнары булды. Ә үпкә сакламыйм. Үпкә гомерне чикли бит ул. Авыр сүзгә дә рәхмәтле була белергә кирәк.

– Иртән торгач, әйтә торган беренче сүзегез?

– Бисмилләһи рахмәни рахим.

– Сез бәхетлеме?

– Бәхетле. Артымнан этүче булмаса да, зур үрләргә ирештем. Тамашачы күтәреп диярдәй йөртте. Беренчеләр дә эшемне күрә белде. Анысында да түгел әле, җырларым халык күңелендә калды, менә шунысы хикмәт.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү