Татарстанда Яшьләр Хөкүмәтенә керү өчен гаризалар тапшыру дәвам итә

Республикада Яшьләр Хакимиятенең яңа составына керү өчен заявкалар тапшыру дәвам итә. Аңа 20 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр оешмалары җитәкчеләре һәм әгъзалары, үз-үзен тәкъдим итүчеләр кертелергә мөмкин.

Заявкалар 27 июльгә кадәр кабул ителә. Анда кандидат үз тәҗрибәсен чагылдырырга, тормышка ашырылган проектлары турында сөйләргә һәм ни өчен Яшьләр Хөкүмәте әгъзасы булырга карар итүен аңлатырга тиеш.

Хөкүмәт әгъзаларының бурычлары – яшьләр белән очрашулар үткәрү, аларга ярдәм чаралары турында аңлату, профильле проект офислары эшен оештыру һәм тармакның бүгенгә иң кирәкле проектларын тормышка ашыру, бүгенге дәүләт программаларын анализлау, һәр ведомствода яшьләр белән эшләү.
Төп мөмкинлекләр – белемнәреңне чарлау, эксперт буларак үсү, профильле министрлар белән ай саен очрашу, грант бәйгеләрендә экспертлар сыйфатында катнашу, яшьләр сәясәте буенча Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә стажировка узу.

Заявкалар кабул итү тәмамланганнан соң 8-21 августта тавыш бирү уздырылачак һәм һәр вазыйфага иң яхшы 3 кандидат билгеләнәчәк. Сайлап алынган кандидатлар конкурс комиссиясен (аңа профильле министрлар һәм аларның урынбасарлары керә) үзләренең проектлары белән таныштырачак.


Фикер өстәү