Татарстанда бер атна эчендә бәрәңге һәм кәбестә бәяләре 7% ка арзанайды. Мондый мәгълүматны Татарстанстат китерә.
Статистик ведомство мәгълүматларына караганда, күрсәтелгән чорда бәрәңгенең бер килограммы 49 сумнан 46 сумга, ә бер килограмм кәбестәнең бәясе 31 сумнан 29 сумга кадәр төшкән.
Шулай ук помидорның бәясе 4% ка кимегән — килограммы 93 сум, банан 3,5% ка арзанайган һәм хәзер 91 сум тора. Бер килограмм кишер һәм карабодай ярмасының бәясе 3 процентка — 57 һәм 111 сумга кадәр кимегән.
Бу атнада дөге киресенчә, кыйммәтләнгән, хәзер аны 99 сумга алырга мөмкин. Шулай ук сыер ите бәясе арткан – килограммы 480 сумга кадәр җиткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat