Газетага язылу

250 еллык династия һәм 37 яңа техника: Сабада урманчылар бәйрәм итте

250 еллык династия һәм 37 яңа техника: Сабада урманчылар бәйрәм итте

Быел Татарстанда урман хуҗалыгы идарәсе оешуга 105 ел. Киләсе атнада урманчылар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан урманчылар Сабага җыелды. Бирелә алар үз осталыкларын гына күрсәтеп калмадылар, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан бүләк тә алдылар, эшләренә зур бәя дә бирелде.

Очрашу башында ук урманчылар Рөстәм Миңнеханов кулыннан “Экологик иминлек” илкүләм проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты һәм “Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү” дәүләт программасы ярдәмендә сатып алынган 37 махсуслаштырылган техника ачыкычларын алды.

– Бүген урман тармагында 2,5 мең кеше хезмәт куя. Монда үз эшен яраткан һәм тугры кешеләр генә эшли. Урманчылар арасында хезмәт династияләре күп. Әтием Нургали Миңнеханов та гомерен урман хуҗалыгы тармагына багышлады. Ул кечкенәдән үк мине табигатьне яратырга һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карарга өйрәтте, – диде Татарстан Рәисе. – Тиздән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне булачак. Бүген без сезгә техника тапшырабыз. Татарстанның урман хуҗалыгына киләчәктә дә зур игътибар биреләчәк. Эшегездә уңышлар телим. Сезгә фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт.

Мәскәүдән килгән кунак, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренко Татарстан урманчыларының һәрчак алдынгы булуларын әйтте.

– Урманчыларга кирәкле техникалар бирүебез беренче генә тапкыр түгел.  “Экологик иминлек” илкүләм проектының максаты - Россиядә урманннар күләмен тагын да арттыру. Бу яктан Татарстан һәрчак беренче урында. Бүген исә Татарстан урманчылык тармагы  башка өлкәләргә үрнәк булып тора, – диде ул.

Урманчылар исә үзләренең хезмәттәге уңышларын күрсәтте. Биредә озак еллар шушы тармакта хезмәт куйган гаиләләр дә бар иде. Минзәлә урман хуҗалыгы җитәкчесе Айрат Минһаҗевлар династиясе урманда 1888 елдан бирле эшли икән инде.

– Безнең гаиләнең гомуми эш стажы 250 елны тәшкил итә. Минем ерак бабам Мөхәммәтин Валиев урманда эшли башлый. Аның артыннан бабам, әтием дә бу эшкә кереп китә. Мин дә кечкенәдән аңа ияреп урманга бара идем. Әтинең табигатьне яратуы миңа да күчте. Ул бу тармакта 41 ел эшләде, шуның 20 елын җитәкчелек итте, – ди Айрат. – Хатыным белән өч бала үстерәбез. Балаларым да минем арттан иярә, мәктәп урманчылыкларына йөриләр. Тирә-якны бергәләп сакласак кына аны киләчәк буынга тапшырып була. Гадәттә кешеләр урманны ял итү  һәм шашлык ашау урыны итә. Әмма аны пычратырга түгел, сакларга кирәк. Һәр агачның җаны бар. Мин аларны бик яратам, кочаклыйм һәм сөйләшеп йөрим. Бары тик шулчакта гына  алар шаулап үсә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре