Газетага язылу

Татарстанда олтан бул: «ВТ» хәбәрчесе безгә килеп төпләнгән чит ил кешеләре белән аралашты

Чит җирләрдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул. Шулай да кайбер кешеләр башка илләргә китеп язмышын сынап караудан курыкмый. Берәүләр укырга дип чыгып китсә, икенчеләре эш эзләп илен алыштыра. Араларында зур уңышларга ирешкәннәре дә бар. «ВТ» хәбәрчесе Татарстанга килеп төпләнеп калган чит ил кешеләрен барлады.

Җитди сынау

Татарстанның креатив индустрияне үстерү үзәге (ЦУМ) генераль директоры Ранко Тепавчевич шундыйлардан. Ул Казанга 18 ел элек Сербиядән килә. Татарстан башкаласының Универсиадага әзерләнгән вакыты бу.

– Минем өчен Казанга күчү җитди профессиональ сынау булды: башка тел, башка ил, моңарчы күрелмәгән масштабтагы проектны тормышка ашырасы бар иде. Беренче көннән диярлек төзүчеләр, спорт ярышларын оештыручылар белән киңәшмәләр уздырырга туры килде. Хәзер ул вакытларны күз алдына китерү дә авыр. Янәшәмдә булган кешеләрне аңлау теләге зур булганга рус телен ел ярымда өйрәндем, – ди Ранко Тепавчевич. – Әмма ул вакытта ук Татарстанда бик көчле команда, җитәкчелекнең ярдәмен һәм, иң мөһиме, зур чаралар уздыру гына түгел, ә аларны шәһәр һәм халыкка мирас итеп калдырырга теләүләрен күрдем. Үзем 2001 елда Пекинда узган Универсиадада катнашкан спортчы буларак ярышларның ничек узуын яхшы күзаллый идем.

Ранко Тепавчевич башта спорт объектлары, Универсиада авылы төзүдә катнаша. Аннары Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын, Футбол буенча Конфедерацияләр кубогын һәм Планета беренчелеген уздыруга үз өлешен кертә. Аның әйтүенчә, нәкъ әлеге проектлар ярдәмендә дөнья заманча Казан белән таныша.

 – Россиягә беренче тапкыр килгәч, илнең ни дәрәҗәдә зур булуы таң калдырган иде. Сербиядән берничә сәгать эчендә автомобильдә башка илгә барып кайтып була, ә монда ярты тәүлек буе очып та Россиядә каласың. Республика исә гел үсештә булуы белән кызыклы, – ди ул. – Татарстандагы кебек халык башка бер җирдә дә юк. Бирегә телне белмичә килеп тә, янәшәңдәге кешеләр ярдәмендә үзеңне тиз арада команданың, шәһәрнең һәм республиканың бер өлеше итеп тоярга мөмкин. Мине әле дә җылылык, кунакчыллык һәм кунакка ихтирамлы мөнәсәбәт сокландыра.

Ранко Тепавчевич тормышында иң зур терәге дип хатынын атый. Ул да Татарстанга килгәндә телне белми. Иреннән аермалы буларак, аңа әле балаларын да рус теленә өйрәтеп мәктәпкә әзерләргә туры килә.

«Сезне гомумән белмибез икән»

Джагерга 47 яшь, милләте буенча индус. Англиядән Чаллыга яшәргә күчеп килгәч, аны иң элек кешеләрнең ярдәмчел булуы шаккатыра.

– Россия халкының ярдәмчел булуына әле дә ияләнә алмыйм. Яши генә башлаганда бер очрак булды: кибеткә кереп азык җыйдым, акчам өйдә калганын аңлап алдым. Аңлатыр өчен тел дә белмим бит. Бер ханым минем өчен акча түләде. Бу очрак минем Россия халкына булган мөнәсәбәтемне 100 процентка үзгәртте. Бездә бит сезне усал дип уйлыйлар. Сезне гомумән белмибез икән бит. Англиядә гомердә болай ярдәм итмәсләр иде. Бездә һәр кеше үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яши, – ди 25 илдә булырга өлгергән Джагер. – Хәзер тырышып телне өйрәнәм. Авыррак. Аңлап бетермәсәм дә, урамда йөргәндә минем белән гел аралашырга телиләр. Каршы килмим. Өй янында утырган әбиләрне бик яратам, алар эчкерсез, ярдәм итәргә генә торалар. Лондонда яшәве авырлашканга китәргә булдым. Соңгы вакытта илдә, гомумән дөньяда барган вазгыять тормышны авырлаштырды. Ил җитәкчелеге үз халкына ярдәм итәр урынга акчаны башка илләргә юллый башлагач, яшәү урынын алыштыру турында уйландым. Анда беренче урынга җирле халык түгел, мигрантлар куела. Барлык ярдәм чаралары да аларга гына каралган. Мин моны кабул итә алмадым. Хатыным Катя Чаллыныкы. Шуңа да Татарстанга күченеп килдек.

Хәзер ул мәктәптә инглиз теле укыта. Быелгы уку елыннан Чаллыда КФУ филиалында студентларны укытырга да чакырганнар үзен. Лондонда финанс өлкәсендә белгеч булса, Чаллыда мөгаллимәгә әверелгән. Бездәге тормышта үзен табарга тырыша. 

– Әлегә мине интернет белән булган чикләүләр генә борчый. Инглиз телендәге чыганаклар белән эшләргә кирәк, ә алар ачылмый. Шул гына. Тагын бер кимчелек Чаллыда һинд кухнясы юк. Казанга баргач, сагындырган ризыкларны ашап кайттым. Башкалага күчү турында да уйланган идек. Ләкин Чаллыда эшем булганга тукталып калдык. Казанда инглиз телен белүчеләр күптер, эшсез утыруың да бар, – ди Джагер.

«Тырышырга кирәк»

Джехад Альхджодж башта Фәләстыйннан килеп Тверьдә белем ала. Күз табибы ул. Укуын дәвам итү өчен Казанга килә, аннары гаиләсен дә чакыртып ала.

– Фәнни эш белән дә шөгыльләнәм, үз клиникамны да ачтым. Татарстан тырыш кешеләрне ярата, ялкаулар монда кирәкми. Татарлар алар үзләре дә тиктормаслар бит. Аларга карап үрнәк алам. Биредә эшлим дигән кешегә юллар ачык. Югары уку йортында офтальмология бүлегендә студентларга инглиз телен укытырга да вакыт табам, – ди ул.

Россиянең берничә шәһәрендә яшәп өлгергән кеше буларак, ул Казанны башка калалар белән чагыштыра. Джехад әйтүенчә, биредә кешенең диненә хөрмәт белән карыйлар. Гаилә кыйммәтләре беренче урында тора.

– Татарстанда яшәүнең бер генә авырлыгы бар: әти-әниләр еракта. Алар белән ешрак аралашасы, очрашасы килә. Чит илгә барып яши башлау һәр кешегә авыр. Иң беренче чиратта, телне белү кирәк. Татарстанга килергә җыенучыларга да телне өйрәнегез дип киңәш итәр идем, – ди Джехад Альхджодж.

Рәсми мәгълүматларга караганда, 2026 ел башыннан Татарстанга 43 меңнән артык чит ил кешесе килгән. Аларның күбесе республикада эшләргә яки укырга дип килә. Быел хезмәт мигрантларына хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен 7 меңгә якын патент, шулай ук виза кирәк булган илләрдән килгән чит ил гражданнарына эшкә 1463 рөхсәт рәсмиләштерелгән. Моннан тыш республика югары уку йортларында 20 меңнән артык чит ил студенты белем ала.

Фикер

Ренат Вәлиуллин, Татарстан Халыклары ассамблеясы советы Башкарма комитеты җитәкчесе:

– Ассамблеяга кергән төрле милли автомияләр һәрвакыт үз ватандашлары белән элемтәдә тора. Без, үз чиратыбызда, республикада мигрантлар белән булган вазгыятьне күз уңында тоту өчен очрашулар үткәрәбез. Биредә 10 ведомство катнаша. Барлык борчыган мәсьәләләр уртага салып тикшерелә. Әйтик, күп кенә җинаятьләрне мигрантлар кыла дигән фикер дөреслеккә туры килми. Эчке эшләр министрлыгы биргән статистикага караганда, мигрантлар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны кимү ягында. Ә интернет киңлекләрендә җинаятьләрдә нәкъ мигрантлар катнашканлыгын күрсәтә торган видеолар махсус урнаштырыла. Татарстан һәрвакыт милләтара һәм конфессияара татулыкта яшәгән төбәк буларак билгеле. Шушы татулык кайберәүләргә тынгылык бирми. Чит ил кешеләре безгә акча эшләргә, Ватаннарында калган туганнарына матди яктан ярдәм итү өчен килә. Шуңа да күбесе тыныч тормыш алып бара. Әлбәттә, инде хокук бозучылар да табыла. Мондый очракта автономия җитәкчеләре эшкә кушыла, чөнки алар һәр милләттәше өчен җавап тота. Соңгы елларда мигрантларга карата законнар да кырысланды. Хокукый дәүләттә яшибез, эшләргә килүчеләр дә моны аңларга тиеш. Хәзергә Россиянең 5 төбәгендә мигрантларга адаптация узу өчен махсус үзәкләр булдырылды. Шуның берсе Татарстанда эшли. Аларга Россиядә яшәү һәм эшләү тәртибе, законнар аңлатыла. Икътисадый яктан алга киткән төбәк буларак, Татарстан читтән килгәннәрдән берничек тә баш тарта алмый. Безгә эшче куллар кирәк.

Елена Бондаренко, «Татарстан – Иҗтимагый фикер» фонды директоры урынбасары:

– Татарстан – икътисадый яктан алга киткән төбәкләрнең берсе. Шуңа күрә дә мигрантлар безнең республиканы сайлый. Аларга монда укырга да, эшләргә дә урын табыла. Ләкин килергә теләгән һәр кешене кабул итү дә дөрес түгел. Татарстанга мигрантлар кирәк, ләкин аның бер чиге булырга тиеш. Бу – йөз тапкыр уйлап, бер тапкыр кисеп хәл итә торган юнәлеш. Европа илләренең хаталарын кабатларга ярамый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре