Казан аэропорты көньяк юнәлешкә рейсларны кичектерә башлаган

«Казан» Халыкара аэропортында көньяк юнәлештәге рейсларны гамәлдән ала башлаганнар. Аэропортның онлайн-таблосы мәгълүматлары буенча, әлегә Минеральные Воды, Сочи һәм Шарм-әл-Шәехкә рейслар кичектерелә.

Исегезгә төшерәбез: бүген Россиянең көньягындагы шәһәрләрдә аэропортлар эше туктатып торылды. Росавиация 12 шәһәрдә: Ростов (Платов), Краснодар (Пашковский), Анапа (Витязево), Геленджик, Элиста, Ставрополь, Белгород, Брянск, Орел, Курск, Воронеж, Симферополь шәһәрләре аэропортларында очышларның чикләнелүен раслады. Чикләү 2 мартка Мәскәү вакыты белән 03:45 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.
Исегезгә төшерәбез: бүген Владимир Путин Донбасс территориясендә хәрби операциянең башлануы турында хәбәр итте.


Фикер өстәү