Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Алабуга районына килде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районына эш сәфәре белән килде.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, монда республика җитәкчесе Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Светлана Радионова һәм «СИБУР Холдинг» гаммәви акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе Дмитрий Конов белән бергә «Алабуга» махсус икътисади зонасының җитештерү мәйданчыкларында булды.

Кунакларга махсус икътисади зонаның сәнәгать потенциалы һәм аның алга таба үсеш нокталары тәкъдим ителде. Аларга шулай ук махсус икътисади зонаның резидентлары турында сөйләделәр. Хәзерге вакытта бу зонада 57 резидент бар.

Аннары кунаклар «Алабуга Политех» мәгариф үзәге эшчәнлеге белән танышты. Үзәкнең потенциалын тәкъдим итеп, «Алабуга» махсус икътисади зонасының генераль директоры Тимур Шаһивәлиев бүгенге көндә «Алабуга Политех»ның илдә кадрлар әзерләү буенча иң яхшы үзәкләрнең берсе булуын билгеләп үтте. Ул инде үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады.

«Алабуга Политех» «Алабуга» махсус икътисади зонасында белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен булдырылган. Биредә студентлар «Алабуга» икътисади зонасы резидентлары тарафыннан таләп ителүче аеруча кирәкле юнәлешләр буенча гамәли әзерлек уза. Шулай ук әлеге база эшче белгечлекләр әзерләү буенча дөнья дәрәҗәсендәге белем бирү инфраструктурасына әйләнер дип көтелә. Ул елына 10 мең студентка кадәр белем бирә алачак. Үзәккә студентлар бөтен илдән килер дип ниятлиләр.

ТР Президенты матбугат хезмәте язуынча, җитештерү мәйданнарын караганнан соң, «СИБУР Холдинг» җәмгыяте һәм «Алабуга» икътисади зонасы хезмәттәшлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә дә узды.


Фикер өстәү