Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чарада катнашучыларга сәнәгать һәм экология өчен билгеләнгән нефть химиясе өлкәсендәге инновацион проектлар тәкъдим ителде.

Әлеге проектлар арасында нефть химиясе өчен гетероген катализаторлар, медицина калдыкларын плазмохимик җимерү проекты, куркыныч калдыкларны утильләштерү проекты, су өчен композит резервуарлар булдыру, шулай ук машина төзелеше һәм ТЭКның кибер куркынычсызлык өлкәсендәге проектлары бар.

Татарстанда алюмооксид нигезендә импортны алмаштыра торган гетероген катализаторлар эшләнә. Аларны «Түбән Кама нефтехим» (СИБУР) предприятиесендә һәм нефть-газ химиясе һәм нефть эшкәртүнең башка предприятиеләрендә сынап карыйлар. Бу хакта А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты профессоры (Казан) Александр Ламберов хәбәр итте. Мондый катализаторлар Россиядә инде чыгарыла. Әмма продукциянең сыйфаты һәм ассортименты канәгатьләнерлек түгел. Проблемаларның берсе — төп компонент-алюминий оксиды кытлыгы. Александр Ламберов Казан федераль университетының катализаторлар фабрикасы базасында тиешле җитештерү булдырырга тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов фикер алышу нәтиҗәләре буенча КФУ белгечләренә әлеге проектка кушылырга киңәш итте.

Медицина калдыкларын плазмохимик деструкцияләү технологиясен «ЭФИР» АҖ (Мәскәү) генераль директоры Иван Ожгихин тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, дәвалау учреждениеләренең калдыкларны утильләштерүгә еллык чыгымнары 2 млрд сум тәшкил итә. Ләкин Б һәм В класслы калдыклар белән эш итү өчен инфраструктура булдырып, экономияләргә мөмкин. Шулай итеп, Татарстан Росиядә куркыныч медицина калдыкларын исәпкә алу, транспортлау һәм утильләштерүнең комплекслы системасы булдыручы беренче төбәк булырга мөмкин.

«Без бу турыда күп сөйлибез.  Мондый калдыклар күп. Татарстан өчен бик кирәкле проект. Аны тизрәк эшләтеп җибәрергә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«РусКомПолимер» ҖЧҖ (Санкт-Петербург) үсеше буенча директор Олег Лоцман полимер композитлардан су күтәрү манаралары җитештерү турында сөйләде. Җитештерүчеләр фикеренчә, мондый продукция металл манаралардан озаграк хезмәт итә ала. «Беренче манараны Татарстанда, Дөбьязда куйдылар. Халык, ниһаять, без суның чын тәмен сиздек, диләр. Чөнки металл оксидлаша бит», – диде ул. Җитештерү өчен автоматлаштырылган комплекс эшләнгән. Россиядә 15 завод кирәк булачак. Беренчесен Татарстанда ачу планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов, юнәлешне бик перспективалы дип атап, республиканың инде булган мәйданнарда җитештерүне оештыру мөмкинлекләрен билгеләп үтте. «Бездә углеҗепсел, пыяла сүс, композит эстакадалар җитештерү бар, СИБУР компаниясе теләсә нинди полимер ясаячак. Бәлки, су манараларын гына чыгармыйдыр. Төп бурыч – халыкны су белән тәэмин итү», – диде Татарстан Рәисе.

Россиянең мәгълүмат системалары дөньяда һөҗүмгә аеруча дучар булган шартларда, «Риэль Инжиниринг» ИТ-компаниясе (Чаллы) Татарстан машина төзелеше һәм ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре өчен кибер куркынычсызлык һәм цифрлаштыру проектларында катнашырга әзерлеген белдерде. Бу хакта компаниягә нигез салучы һәм директоры Таһир Әхмәтҗанов сөйләде. Төркемгә шулай ук «Иннополис» — «Риэль Цифрлы технологияләр» махсус икътисадый зонасының резидент компаниясе керә. Компания КАМАЗда җитештерүне автоматлаштыра һәм «СибурТөмәнгаз» өчен сәнәгать җайланмаларының мәгълүмати куркынычсызлык системасын кертә.


Фикер өстәү