Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Росприроднадзор бүлегенең лабораторияле яңа бинасын ачуда катнашты

Бүген Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Росприроднадзор Идел-Кама Төбәкара идарәсе бүлегенең һәм «Татарстан Республикасы буенча лаборатор анализ һәм техник үлчәү үзәге» филиалының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты. Шулай ук Росприроднадзор хезмәткәрләренә 10 яңа хезмәт автомобиле тапшырылды.

«Түбән Кама сәнәгать районында экологиягә зур техноген йөкләнеш бар. Без моны аңладык, бер-бер артлы кирәкле чаралар күрдек. Безнең төп бурыч – гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту. Бу – чиста су да, һава да, яшәү тирәлеге дә. Бу юнәлештә республикада бик күп эш башкарыла. Бүген Татарстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган барлык проектлар да иң катгый экологик экспертиза уза», — диде Татарстан Президенты.

Ул Росприроднадзор җитәкчелегенә уртак эш өчен рәхмәт белдерде. «Учреждениегә эшләүче профессиональ команда булу бик мөһим. Белгечләр транспорт, кирәкле приборлар белән тәэмин ителсен өчен. Әлеге бүлек һәм лаборатория безнең кешеләр файдасына хезмәт итсен иде», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылган лаборатория атмосфера һавасының, агып чыгучы суларның, туфракның, җитештерү һәм куллану калдыкларының торышына мониторинг ясарга мөмкинлек бирәчәк.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Светлана Радионова Росприроднадзорның Идел-Кама Төбәкара идарәсенең 2021 елдагы эш йомгаклары һәм 2022 елга планнары турында киңәйтелгән киңәшмәсендә катнаштылар.


Фикер өстәү