Сыналдык – сынатмадык: узган ел көнбагыш мае, шикәр, онга бәя кискен арткан

Узган ел көнбагыш мае, шикәр, онга бәя аеруча нык арткан. Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков әнә шулай дип белдерде.

– Бәяләр чимал кытлыгы аркасында артты. Узган ел белән чагыштырганда, республикада чистартылмаган (нерафинированный) көнбагыш мае җитештерү 20 процентка кимегән. Шулай ук узган ел шикәр комына да бәяләр кинәт өскә сикерде. Әлеге продуктларга бәяләр Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә артты, – дип белдерде министр урынбасары.

Шуңа күрә бәяләрне йөгәнләр өчен җитештерүчеләргә өстәмә акча бүлеп бирелде. Мәсәлән, көнбагыш мае җитештерүчеләр – 206,6 млн, шикәр комы җитештерүчеләр – 14,4 млн, он җитештерүчеләр бодай эшкәртер өчен – 66,6 млн, икмәк пешерүчеләр 64,6 млн сум акча алган. «Бәяләрне тотрыклы саклар өчен ярминкәләрнең дә өлеше зур булды», – диде Наил Залаков.

– Болардан тыш, быел без әлеге культуралар (шикәр чөгендере, көнбагыш) мәйданын 12 процентка арттырырга планлаштырабыз. Моның өчен фермерларга, хуҗалыкларга дәүләт ярдәмнәре тәкъдим итәбез, – диде министр урынбасары.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ел авыр булуга карамастан, министрлыкның эшчәнлеген югары бәяләде.

– Мин үзем шуннан килгән кеше буларак, әйтәсе килгән фикерем бар, – дип башлады ул сүзен. – Узган ел авыл хуҗалыгы бик җитди сынау кичерде, ләкин министрлыкның системалы, эзлекле, товар җитештерүчеләр белән киңәшле эш алып баруы нәтиҗәсендә тармак бу имтиханда сынатмады. Керем 2020 ел белән бер дәрәҗәдә калды. 5 млн урынына 2,5 млн тонна уңыш җыеп алу кесәгә бик нык сукса да, бүгеннән үк язга актив рәвештә әзерлек бара. Бу, әлбәттә, кәефкә, аерым бер бизнес-проектларга йогынты ясаячак, ләкин коткыга бирелү юк.

Марат Әхмәтов терлекләрнең кышны яхшы чыгуын, минераль ашламалар туплануын, сөт күләменең артуын билгеләп узды.

Утырышта шулай ук сукбай этләр темасы да күтәрелде. Комитет рәисе Азат Хамаев билгеләп узганча, тиздән Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышын уздыру планлаштырыла. Анда хайваннарга җаваплы карау турындагы федераль законның положениеләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсен һәм хайваннарга мөнәсәбәт буенча кайбер мәсьәләләрне җайга салу турындагы республика законын карарга уйлыйлар.

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Нугуманов әйтүенчә, монда сүз йорт хайваннарын мәҗбүри рәвештә теркәү һәм ул булмаган очракта, җаваплылык булдыру, шулай ук фатирда һәм шәхси йортларда аларны асрау белән бәйле яңа таләпләр кертү турында барачак.

– Сукбай этләргә бәйле вазгыять бик күп төбәкләрне борчый, – диде Азат Хамаев. – Этләр зурларга да, балаларга һөҗүм итә. Фаҗига белән тәмамланган очраклар да бар. Алда безне зур эшләр көтә. Бу законга да, норматив хокукый актларны тәртипкә китерүгә дә карый.

 

2021 елда яшелчә бәяләрендәге үзгәрешләр

Продукция исеме Ваклап сату  (сум) Бәяләрдәге үзгәрешләр
  20.07.

2020

11.01.

2021

19.07.

2021

Ел башына (сум, процент) Узган ел белән чагыштырганда

(сум, процент)

Бәрәңге 31,0 27,0 44,6 +17,5 164,9 13,5 143,6
Кәбестә 22,6 16,8 41,6 24,8 247,6 19,0 183,9
Суган 30,8 25,7 32,4 6,7 125,9 1,5 105,0
Кишер 40,8 25,8 85,1 59,3 329,5 44,3 208,7

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү