Малда файда. Авыл хуҗалыгы тармагында узган елга нәтиҗә ясадылар

Авыл хуҗалыгы тармагында узган елга нәтиҗә ясадылар. Сөт җитештерү һәм ашлык үстерү буенча рекорд куелган, аның каравы ит җитештерү кимегән, эре агрохолдингларда терлекләр бетерелә, комплекслар төзелеп, вак фермаларның ишекләренә кадак кагыла, ашлык һәм сөт бәяләре дә борчу тудыра. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык утырышында литр һәм центнерларның сала кешесенә ничек йогынты ясаганы турында да сөйләштеләр. 

Уңышлар

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренә караганда, узган ел республикада 5,2 млн тонна ашлык җыеп алынды, республика тарихында беренче тапкыр 2 млн тоннадан артык сөт савылды. Ил төбәкләре арасында Татарстан сөт җитештерү буенча – беренче, бәрәңге үстерү буенча – икенче урында. Терлек һәм кош ите, ашлык, йомырка һәм шикәр чөгендере җитештерү буенча республика, ил төбәкләре арасында беренче унлыкка керә. Республикада ит, сөт, ашлык белән тәэмин ителеш 100 процентны тәшкил итә, шикәр һәм бәрәңге буенча 200 проценттан артып китә. Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча төбәкләр арасында кабаттан беренче бишлеккә кайтты.

Хезмәт хакы

Узган ел авыл хуҗалыгы оешмалары буенча акчалата керем – 20 процентка, хуҗалыкларның табышы 6 процентка арткан. Тармакка керткән өлешләре буенча лидер районнар – Тукай, Кукмара, Әтнә, Балтач һәм Саба. Шулай ук Мөслим һәм Тәтеш районнары да яхшы күрсәткечләргә ирешкән. Алар беренче унлыкка күтәрелгән. Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә һәм Бөгелмә районнары да уңышлары белән сөендергән. Ә менә беренче унлыктан Яшел Үзән һәм Питрәч районнары төшеп калган.

Рейтингны билгеләгәндә бер гектар сөрүлек җиреннән алына торган керем зур роль уйный. Кемдер гектардан – нибары 16 мең, кемдер – 100 мең сум, комплекслары булган районнар 300 мең сумга кадәр керем кертә. Министр үрнәк итеп Саба, Кукмара һәм Әтнә районнарын китерде. Шул ук вакытта Әгерҗе, Югары Ослан, Баулы, Спас һәм Балык Бистәсе районнарының сатылган продукция күләме республикадагы җир өлешеннән күпкә кимрәк.

Соңгы 4 елда авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт хаклары арткан. Марат Җәббаров сүзләренчә, ул 62 процентка күтәрелеп, айга уртача 39 мең сумга җиткән. Дөрес, төрле җирдә төрлечә. 60 мең сум түләгән хуҗалыклар да, көч-хәл белән 20 мең сум җыеп бирүчеләр дә бар. Министр китергән мәгълүматлар буенча, хезмәт хаклары комплекслар булган районнарда (Зәй һәм Тукай районнары) зур. Шулай ук Яңа Чишмә, Кайбыч, Алабуга районнарында да авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре яхшы акча алып эшли. Эре инвесторлар булмаса да, Тәтеш, Кукмара, Әтнә һәм Балтач районнары позицияләрен бирми. Ә менә Әгерҗе, Балык Бистәсе, Апас, Спас һәм Баулы районнарында акча мәсьәләсендә хәлләр мактанырлык түгел.

Игенчелек

“Безгә ашлыкның рекордлы уңышы аның бәясен төшерүен дә исәпкә алырга кирәк, – дип сөйләде министр. – Бүген аның бер тоннасы 8 меңнән 11 меңгә сумга кадәр. Бу – узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга азрак”.

Дөрес, аграрийларга сатылган ашлыкка субсидияләр булачагын хәбәр иттеләр.  Игенчелек тармагына тукталып, Рөстәм Миңнеханов чит илдән кертелә торган техник культура орлыкларына бәйлелек зур булуын әйтте. Ул бу проблеманы федераль дәрәҗәдә хәл итәргә, аларны җитештерә торган үзәкләр булдырырга тәкъдим итте.

Терлекчелек

Республикада иң күп сөт Кукмара, Саба, Минзәлә, Әтнә, Балтач һәм Бөгелмә районнарында савыла. Әйтик, Кукмара районы сыерлары тәүлегенә – 400, Сабаныкылар 300 тонна сөт бирә. Шулай ук беренче унлыкка Мөслим, Мамадыш, Азнакай һәм Алабуга районнары керә.

Шул ук вакытта узган ел сөт күләмен киметкән районнар да бар. Болар – Әлки, Яшел Үзән, Чистай, Лаеш һәм Югары Ослан районнары.

Марат Җәббаров фикеренчә, яхшы күрсәткечләргә яңа инвестпроектларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә ирешелгән. Узган ел 18 мең сыерга исәпләнгән 24 сөт комплексы төзелгән. Тагын 15,5 мең сыерга исәпләнгән 22 проект тормышка ашырылачак. Бу елына 60 мең тонна өстәмә сөт дигәнне аңлата.

– Быелның февраленнән сөт сатып алу бәяләре төште. Сезонлы күренеш булса да, башка елларга караганда иртәрәк булды. Проблеманы хәл итү өчен сөтне эшкәртүче дә, җитештерүче дә канәгать калырдай тотрыклы бәя белән озак вакытлы килешүләр төзергә кирәк, дип саныйбыз, – диде Марат Җәббаров.

Министр эре авыл хуҗалыгы оешмаларында терлек саны кимүенә дә борчу белдерде. Узган ел 16 мең терлеккә азайган.

Нигездә эре инвесторлар – «Красный Восток Агро», «Ак Барс Холдинг», «Агросила» һәм «Август-Агро» киметә. Әйтик, «Кызыл Шәрык» агрофирмасы 8 мең терлеген юкка чыгарган, сөт җитештерү күләме 18 процентка кимегән.

«Апас Мол» (Апас) һәм «Заря» (Буа районы) агрофирмаларында сыерларның бәрәкәте 22 процентка кимегән. Лидер хуҗалыклар ел саен бер сыерга 10–13 мең кг сөт савып алганда, бу агрофирмаларда әлеге күрсәткеч нибары 3,3–2,9 мең килограммны тәшкил итә. Дөрес, кайбер компанияләрдә сыерларны сәламәтләндерү, яңарту процессы бара.

Ферма бетсә, авыл бетә

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та тармактагы авырткан мәсьәләләргә тукталды. Ашлык күп икән, аны терлекчелектә файдаланырга кирәк.

– Безнең республика терлекчелек белән шөгыльләнә. Логистика белән проблемаларны искә алып, безгә ашлыгыбызны үз терлекчелегебез аша уздырырга кирәк, – диде ул.

Ләкин Чүпрәле һәм Кама Тамагы районнары, мәсәлән, ел буена бер баш токымлы терлек тә сатып алмаган. Рөстәм Миңнеханов бер генә инвестиция проекты да тормышка ашырылмаган тугыз районга (Чүпрәле, Яшел Үзән, Сарман, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Менделеевск, Әлмәт, Лаеш һәм Питрәч) шелтә белдерде.

– Бу бит сөт кенә түгел, бу – анда эшләүче кешеләрнең һәм хуҗалыкларның керемнәре, – диде Татарстан Рәисе.

Ул шулай ук инвесторларның терлек санын киметүенә дә игътибар итте.

– Бу – зур проблема, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Моны вакытлыча гына күренеш дип уйлыйк. Инвестор килә, аңлашыла инде, матди база юк. Чистайда инвесторның терлек санын бетерүе аркасында биш авыл халкы эшсез калды. Зәй, Яшел Үзән, Яңа Чишмә һәм Югары Ослан районнарында шундый ук хәл. Әгәр болар вакытлыча булса, аңларга була. Ләкин без бернинди дә карарлар кабул итмәсәк, бу авыллар акрынлап юкка чыгачак. Эшсез булмый. Терлекчелек авыл халкы тормышында бик мөһим.

Терлекчелектә алдыра алмаган районнарда хезмәт хакы да түбән. Ахыр чиктә бу халык санына да йогынты ясый. Монысын да Татарстан Рәисе әйтте. Хезмәт хакы түбән булгач, яшьләр дә килми. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр арасында яшьләрнең саны 10 проценттан да кимрәк. Узган ел укуын тәмамлаган яшьләрдән авылда нибары 61 кеше калган. Ә республикада елына 2 меңгә якын белгеч әзерләнә. Аларны ничек тә авылга кайтару ягын карарга кирәк – Татарстан Рәисе министрлыкка куйган бурычларның берсе әнә шул булды.

Инфографика

Татарстанда җитештерелә торган төп авыл хуҗалыгы продукциясе

Ашлык – 5210,7 мең тонна (+ 20 процент).

Шикәр чөгендере – 1931,2 мең тонна ( + 44 процент).

Сөт – 2003,5 мең тонна (+ 3,8 процент).

Терлек һәм кош ите – 527,1 мең тонна ( – 2,1 процент).

Йомырка – 1537,9 млн данә (+ 1,7 процент).

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү