Чита өлкәсенең Антипиха бистәсендәге биш катлы йортта газ шартлау сәбәпле өч кеше, шул исәптән бер бала зыян күргән. Алар шәһәрнең 1нче хастаханәсеянә озатылган, диелә өлкә хөкүмәтенең телеграм-каналында. Бу хакта RT яза.
Забайкалье крае прокуратурасы һәм тикшерүчеләр гадәттән тыш хәл буенча тикшерү башлап җибәргән.