Шартлаган йортта коткаручылар елаган ана белән биш яшьлек баланың мәетләрен генә тапканнар

Мәскәү өлкәсе Балашиха шәһәрендәге 9 катлы йорттагы шартлаудан һәлак булучылар саны 7 кешегә җиткән (шул исәптән икесе – коткаручылар).

Җимереклекләрне чистарту төгәлләнгән. Кичә ишелеп төшкән плитә астында елаган тавышлары ишетелгән ана белән биш яшьлек баланың мәетләрен генә тапканнар.

“Балашихада коткару-эзләү һәм җимереклекләрне чистарту эшләре төгәлләнде. Барлыгы 27 кеше зыян күргән, шуның 7се һәлак булган. 8 кеше хастаханәгә озатылган”. – диелгән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының телеграм-каналында.
“Балашихада коткару-эзләү эшләре алып барган урында ана белән 5 яшьлек кызның үле гәүдәләре табылган, – дип сөйләгән Россия гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков. – Йорт кабат ишелгәндә түшәм астында калып һәлак булган коткаручылар нәкъ менә шуларның тавыш ишетеп, ярдәм кулы сузарга ашыккан. Үзләренә нинди куркыныч янавын белә торып шундый адымга барганнар. Бу егетләр моңа кадәр инде берничә кешене коткарган булганнар”.

Исегезгә төшерәбез: 20 сентябрьдә Балашиха шәһәрендәге күп катлы йортта газ шартлап, дистәгә якын фатир җимерелгән. Җимерекләрне чистартканда, берничә тапкыр бетон плитәләр ишелеп төшкән. Ике коткаручы шулар астында калып һәлак булган.


Фикер өстәү