Заводта шартлау булган: зыян күрүчеләр саны 50 кешедән артып киткән

Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад шәһәре Загорск оптика-механика заводындагы шартлаудан 52 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән. Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев “Россия 24” телеканалы эфиры аша белдергәнчә, кайберләре җиңел контузия алган, кайберләре шок халәтендә генә калган. 6 кеше реанимациягә озатылган. Тагын 8 кеше стационарда дәвалана.

Тикшерүчеләр Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләрен ачыклый. Шартлау пиротехника җыю урынында булган. Воробьев билгеләп үткәнчә, заводка пилотсыз очкычның һөҗүм итүе расланмаган.
Губернатор әйтүенчә, 5 кеше җимереклекләр астында калган булырга мөмкин. Җимереклекләрне чистарту 12 сәгать чамасы дәвам итәргә мөмкин.

Фаҗига завод территориясендә шәхси компания складында килеп чыккан. Бер ангар тулысынча җимерелгән. Шул ук вакытта “Пиро-Росс” (склад шул компаниянеке) хуҗасы Сергей Ченкаев Baza телеграм-каналына шартлауның пиротехника әйберләре складында түгел, ә күршедәге тимер торбалар складында килеп чыгуын белдергән.

Воробьев сүзләренә караганда, шартлаудан Осипенко һәм Карл Либкнехт урамнарындагы торак йортларның, “Луч” спорт комплексының тәрәзәләренә зыян килгән. Завод котельнясының сафтан чыгуы сәбәпле, кайнар су бирү туктатылган.
Тикшерү комитеты хәтәр объектларда сәнәгать иминлеге таләпләрен бозу турында эш кузгаткан.


Фикер өстәү