Казан медицина көллияте директорын 2 айга өй арестына хөкем иттеләр

Казан медицина көллияте директоры Зөһрә Хисаметдинованы 2 айга өй арестына хөкем иттеләр. Бүген башкаланың Совет районы суды әнә шундый карар чыгарды.

“Татар-информ” хәбәр итүенчә, Зөһрә Хисаметдинованы 250 мең сум күләмендә 4 мәртәбә ришвәт алуда гаеплиләр. Судта чыгыш ясаган тикшерүче әйтүенчә, директорның өендә 17,5 миллион сум күләмендә акча табылган. “Өстәмә премияләрне исәпкә алганда, Хисаметдинованың айлык хезмәт хакы 100 мең сум чамасы килеп чыга. Тикшерү фикеренчә, табылган акча җинаять юлы белән тупланган”, – дигән тикшерүче.
Тикшерүче сүзләренә караганда, хокук сакчыларның кулында Зөһрә Хисаметдинова тарафыннан кылынган коррупциягә бәйле 100ләп җинаять турында мәгълүмат бар.

Колледж директоры исә бу хакта аңлатма бирүдән баш тарткан. “Тикшерү бара, суд була, вакыт барысын да күрсәтер”, – дигән ул. Зөһрә Хисаметдинованың яклаучылары фикеренчә, бу акчаны ул күчемсез милек сатудан алган. Зөһрә Хисаметдинова Казан медицина көллиятен 1998 елдан бирле җитәкли.


Фикер өстәү