Җырчы Алсу балалары белән туган ягына кайткан: «Гап-гади фәкыйрь авыл иде»

Җырчы балаларын үзенең туып-үскән Уяндык авылына алып кайткан. Россиянең эстрада “йолдызы” Сәфинә, Микелла һәм Рафаэльнең фотосурәтен социаль челтәргә урнаштырган, дип яза телепрограмма.pro.

Алсу инде менә 20 елдан артыграк вакыт дәвамында – сәхнәдә. Танылган җырчы быел җәен АКШ һәм Европа илләренә сәфәр кылган. Буш вакытын ире – танылган бизнесмен Ян Абрамов һәм ахирәтләре янәшәсендә уздыра. Хәзер менә туып үскән авылына кайтып төшкән.

Алсу бу юлы үзенең балачак сукмаклары аша узасы иткән. Ул балаларына үзләренең иске йортын, шулай ук үзе укыган иске мәктәпне күрсәткән. Фотосурәттә чәчәкле күлмәк кигән кызлар – 16 яшьлек Сәфинә һәм 15 яшьлек Микелла энекәшләрен кулларыннан тотып тора. Рафаэльгә озакламый 7 яшь тула. Алсу төстәге күлмәктән һәм джинсыдан ул. Фотода малайның бите капланган.

“Көч-куәт биргән урын! Башкортстан, Уяндык авылы! Биредә әтием дөньяга килгән, биредә минем балачагым узды. Шушы изге җирдә әбием, бабам, якын туганнарым җирләнгән.
Күп еллардан соң Сәфинә, Микелла һәм Рафаэль белән бирегә кайтып төштек. Балалар бик сөенеште. Без барыбыз да гүя бәхет диңгезенә чумдык!

Балачагымда Уяндык бөтенләй башкача иде. Гап-гади фәкыйрь авыл. Әтием күрше Андреевка авылы мәктәбен тәмамлаган. 5 яшьтән урман аша һәр көн бишәр чакрым ара узган. 15 яшендә бер капчык бәрәңге белән Уфага нефть институтына укырга киткән…

Ул күп еллар узгач, мөмкинлеге пәйда булуга, үз вәгъдәсен үтәп, биредә мәчет төзетте (әбиемнең исемен – “Халидә” исемен йөртә), асфальт юл салдырды, кешеләргә кирпечтән йортлар салышты, эш урыннары булдырды, Андреевка авылында чиркәүне яңартты, зур матур мәктәп төзетте, хастаханәгә реставрация ясатты…”, – дип язган Алсу.


Фикер өстәү