Тугыз катлы йортта шартлау булган: дистәләгән фатир җимерелгән

Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә Октябрьская урамындагы тугыз катлы йортта шартлау булган. Берничә фатир җимерелгән, дип хәбәр итә SHOT каналы.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, бүген иртәнге тугызынчы яртылар тирәсендә бер фатирда газ шартлаган. Социаль челтәрләрдәге фотосурәтләрдән чыгып фикер йөрткәндә, кимендә өч кат һәм унлап фатир җимерелгән.

“112” телеграм-каналы язганча, шартлау өченче катта булган. Беренче һәм икенче катларда яшәүчеләр тәрәзәдән үзләре чыккан. Хәзерге вакытта калганнары чыгарыла.

“ТАСС” агентлыгы да, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына таянып, йортта газ шартлаганлыгын, берничә катның җимерелгәнлеген раслый.

Биредә ашыгыч хезмәтләр эшли. Зыян күрүчеләрнең төгәл саны турында әлегә мәгълүматлар юк. SHOT каналы хәбәренә караганда, җимереклекләр арасыннан бер кешене тартып


Фикер өстәү