Быел «Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасы Әлмәт театрында булачак

Быел «Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасы 27 март көнне Әлмәт театрында булачак. Бу хатка «Татар-информ» яза.

«Без хәзер театраль премия бирү тантанасын Казаннан читтәге театрларда да үткәрә башладык. Республика шәһәрләрендәге театларның да мөмкинлекләрен күрсәтәсебез килә», – диде министр урынбасары, «Тантана» премиясе рәистәше Дамир Натфуллин премиягә багышланган матбугат конференциясендә.

Ул «Тантана» премиясенең Татарстан өчен «Алтын битлек» премиясенә тиң булуын ассызыклап үтте. «Быел «Тантана» театр премиясендә 23 театр катнаша. Дәүләт театрлары белән беррәттән «Тантана» премиясендә моңарчы катнашмаган театрлар да көч сынашачак», – дип өстәде Дамир Натфуллин.

«Быел «Тантана» эксперт советының рәисе юк. Башка елда мәдәният министры үзе була иде, быел ул бу вазифаны миңа тәкъдим иттеләр. Ләкин Камал театры катнашкач, мин баш тарттым. Хәзер ике рәистәшебез бар. Берсе РФ Театр әһелләре берлеге урынбасары Дмитрий Мозговой, икенчесе – Дамир Натфуллин», – диде Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев.

Ул эксперт советында РФ Театр әһелләре берлегенең милли театрлар бүлеге мөдире, театр тәнкыйтьчесе Марина Корчак, Александрийский театры вәкиле Елена Герусова булуын искәртте.

Конкурста 69 спектакль катнаша. Фәрит Бикчәнтәев үзе өчен сөенечле вакыйга буларак, «Кави-Сәрвәр» операсы катнашуын ассызыклады.

«Татарстан театрлары бик әйбәт яши һәм аның югары ноктасы «Тантана» дип әйтер идем. Башка бер республикада да андый премия юк. Быел әле «Нәүрүз» фестивале дә уза», – дип фикерен түгәрәкләде Театр әһелләре берлеге рәисе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

 


Фикер өстәү