Илһам Шакиров исемендәге премия ике елга бер тапкыр биреләчәк

Дәрәҗәсе ягыннан иң зурысы Тукай исемендәге премия булса, икенче урында Илһам Шакиров премиясе булачак. Бу турыда премиягә багышланган матбугат очрашуында республика мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйтте.

Мәшһүр Илһам ага Шакиров исемендәге премия ике елга бер тапкыр биреләчәк. Барлыгы өч номинация — «Вокал (хатын-кыз)», «Вокал (ир-ат)», «Һәвәскәр җырчы». һәркайсында җиңүчегә 200 мең сум акча каралган.

— Беренче ике номинация җиңүчеләре популярлык түгел, профессиолнальлек күзлегеннән чыгып билгеләнәчәк, — дип сөйләде Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов. — Үзешчәннәр номинациясендә исә халык арасында танылу алган, татар сәнгате үсешенә зур өлешен керткән, махсус белемсез җырчылар катнаша ала. Флера Сөләйманова, Хәмдүнә Тимергалиева, мәсәлән.
Кандидатларны иҗтимагый, фәнни, мәдәни, белем бирү оешмалары, ә үзешчәннәр үз теләге белән үзләрен тәкъдим итә ала.

Бәйгедә катнашучыларның чыгышларын иң элек Мәдәният министрлыгының эксперт комиссиясе, аннан дәрәҗәле жюри әгъзалары караячак.
Беренче премия Илһам Шакировның туган көнендә тапшырылачак.

P.S. Күптән түгел Рәшит Ваһапов фонды коллективы күренекле татар җырчысы Илһам Фәһим улы Вәлиевне Татарстанның Республика премиясенә тәкъдим итте. Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә.


Фикер өстәү