«Тантана» театраль премиясе лауреатлары билгеле

Кичә, Халыкара театр көнендә Әлмәт театры сәхнәсендә “Тантана” премиясен тапшыру чарасы узды. Конкурста барлыгы 23 театр һәм 69 спектакль катнашты.

Җиңүчеләр барлыгы 17 номинациядә көч сынашты. Нәтиҗәдә, “Зур формадагы иң яхшы спектакль” номинациясендә – Камал театрының “Болганчык еллар. Мөһаҗирләр” спектакле (реж. Фәрит Бикчәнтәев), ә “Кече формадагы иң яхшы спектакль” номинациясендә шул ук театрның “Көл” спектакле (реж. Айдар Җаббаров) җиңүче дип табылды.

 

“Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә Казанның Яшь тамашачы театры тәкъдим иткән “Здесь был Кай” спектаклендә Герда роле өчен Эльмира Рәшитова бүләкләнде. “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә дә “Шварц, человек, тень” спектаклендә Шварц роле өчен шушы ук театр актеры Сергей Мосейко җиңде. “Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә Тинчурин театрының “Идегәй” спектаклендә (реж. Туфан Имаметдинов) Туктамыш хан ролен башкарган Ирек Хафизов җиңү яулады. “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә Камал театрының “Болганчык еллар. Мөһаҗирләр” спектаклендә Зөһрә әби ролен башкарган Алсу Гайнуллина җиңүче дип табылды. “Иң яхшы эпизодик роль” номинациясендә Чаллы театрының “Хәл бу ки… Хәсән Туфан” (инсценировка авторы – Олег Кинҗәгулов) спектаклендә Клавдия роле өчен бирелде Индира Маликова бүләкләнде.

“Дебют” номинациясендә исә берьюлы ике артист җиңүче дип табылды. Алар – Тинчурин театрының “Хан кызы Турандык” спектаклендә Турандык роле өчен Әдилә Хәсәнова һәм Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт театрының “Бездонное озеро” спектаклендәге Лева роле өчен Тимур Абдрахманов.

 

“Намус һәм тугрылык” номинациясендә җиңүче исемен Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры артисты Фоат Зарипов яулады.

“Иң яхшы музыкаль спектакль” булып Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының “Щелкунчик” балеты танылды. “Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль” номинациясендә “Кави-Сәрвәр” операсында Кави һәм Сәрвәр рольләре өчен Эльза һәм Артур Исламовлар бүләкләнде. “Сезон дәвамында ирешкән уңышлары өчен” номинациясендә композитор Миләүшә Хәйруллина җиңү яулады.

“Балалар өчен иң яхшы спектакль” номинациясендә “Әкият” курчак театрының “Серая шейка” спектакле җиңде. “Курчак театрының иң яхшы артисты” номинациясендә шушы ук театрның “Дитя Аллаха” спектаклендәге рольләре өчен Айвар Гыймаев бүләкләнде.

“Эксперимент” номинациясендә “Тантана” премиясе белән “Дөм” спектакле өчен Әлмәт театры бүләкләнде.

Зәкия Туешева исемендәге премия лауреатлары – Минзәлә театры актрисасы Рәзилә Муллина һәм Әлмәт театры актрисасы Ләйсән Заһидуллина.

 

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү