Газ үткәрүгә субсидия күләме билгеле

Татарстан Хөкүмәте йорт кишәрлеге эчендә газ үткәрүгә, газ җиһазларын сатып алуга һәм урнаштыруга бәйле субсидия күләмен раслаган. Бу хакта Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итә.

Премьер-министр вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин имзалаган документтан аңлашылганча, бер йорт хуҗалыгына субсидия күләме 100 мең сумнан артмаячак. Дәүләт ярдәменә республикада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш хәрәкәте ветераннары, сугышта һәлак булган (үлгән) инвалидларның гаилә әгъзалары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, I һәм III төркем инвалидлар, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, шулай ук җан башына уртача кереме 19 мең сумнан артмаган, 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр өмет итә ала. Моннан тыш, субсидияне Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе, Херсон өлкәсе һәм Украина территорияләрендә үткәрелүче торган махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре дә, әгәр тиешле шартларга туры килсә, алырга мөмкин.


Фикер өстәү