Балтач районының Арбор авылы егете Илфат Әхмәтгалиев махсус хәрби операциядәге егетләргә үз куллары белән сәгать ясап җибәргән.
— Туган яктан сәлам булсын. Сәгатем барып җитәрме дип борчылган да идем. Шөкер,андагы егетләрдән рәхмәт сүзләре ишеттем. Бер генә теләк- тизрәк бу хәлләр бетеп, җиңү белән кайтсыннар иде, — ди Илфат.