Бүген Казанда иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре билгеле булачак

Бүген, 28 март көнне, Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра торган иң масштаблы бәйгеләренең берсе – «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узачак.

Дәрәҗәле жюри үз эшенә йомгак ясаячак һәм бик тиздән иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре билгеле булачак. Бу хакта «ШАЯН ТВ» телеканалына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс татар телен һәм әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла. Бәйге милли мәдәният өлкәсендә әдәбиятның урынын билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү юнәлешендә зур әһәмияткә ия.

Исегезгә төшерәбез, бәйгегә июльдә үк старт бирелгән иде. Гаризалар дүрт ай дәвамында кабул ителде. Алга таба исә мәртәбәле жюри үз эшенә кереште. Бәйге дөньяның төрле төбәкләренә сибелеп яшәүче бөтен татар халкында зур кызыксыну уятты һәм 3 меңнән артык гариза кабул итте.

Бүген тантаналы рәвештә 30 җиңүче игълан ителәчәк. Аларның һәркайсына акчалата приз тапшырылачак. Премиаль фонд – 1 млн сумны тәшкил итә. Шулай ук 30 җиңүчегә 30 видеязма һәм 5 тапшыру әзерләнәчәк.

 


Фикер өстәү