XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Татарстаннан тәкъдим ителәчәк фильмнар билгеле

Алар турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова сөйләде.

Быел XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, 14 фильм программага кертелгән. Халыкара конкурста “Тарлан” (реж. Юлия Захарова), “Галиябану (реж. Рифат Миндубаев), “Габдрахман” (реж. Марсель Мәхмүтов), “Сосновый ключ (реж. Булат Минькин) фильмнары, ә милли конкурста “Без – 41нче ел балалары” (реж. Әмир Галиәскәров), “Республика 99” (реж. Адель Таккезе, Юлия Захарова, Софья Силкина), “Параллели” (реж. Сергей Батаев), “Посланник” (реж. Зөфәр Хәйруллин), “Одна в горах” (реж. Азат Дәүләтшин), “Настала ночь” (реж. Әмир Сальянов), “Дядя Миша” (реж. Ахмаджон Оев), “Татарский край. Троицк” ( реж. Александр Далматов), “Коридор воспоминаний” (реж. Чыонга Тхе Тхиен), “Таш” (реж. Елизавета Елисеева) кинокартиналары катнашачак.


Фикер өстәү