Рособрнадзор башлыгы Анзор Мусаев әйтүенчә, барлык фәннәр буенча уртача балл берникадәр үскән. «Уртача балл төшсә, гадәттә бездә, белем бирүнең сыйфаты кимеде, дип сөйләнә башлыйлар. Әмма болай килеп чыкмады, чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарны әйбәт тапшырды», – дигән ул.
Татарстанга килгәндә, тарих, рус әдәбияты һәм химия буенча 1 июньдә узган бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре расланган. Химия буенча уртача балл – 66,88 (узган елда – 69,43) тәшкил иткән. 67 укучы 100 балл җыйган. Рус әдәбияты буенча – 72,08 (былтыр – 74,22). Йөз балл җыючылар – 64. Тарих буенча уртача балл – 61,50 (2025 елда – 60,91.) Бер укучы йөз балл җыйган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез