Газетага язылу

Камал театры оркестры белән Татарстан Композиторлар берлеге концерт сезонын бергә йомгаклый

Камал театры оркестры белән Татарстан Композиторлар берлеге 2025-2026 елгы концерт сезонын бергә йомгаклый. Концерт 4 июльдә 21:00 сәгатьтә Камал театры янындагы Кабан күле буенда узачак.

«Ике бүлектән торган концерт су буендагы сәхнәдә узачак, тамашачыларны төрле материаллар, тере тавыш һәм җанлы музыка көтә», – дип вәгъдә итә оештыручылар.

Беренче бүлектә татар музыкасы классикасы яңгыраячак: Нәҗип Җиһанов, Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Резеда Ахиярова әсәрләре, шулай ук Александр Ключарев, Светлана Зорюкова, Ренат Хәкимов һәм Зөлфия Рәүпова музыкасы тәкъдим ителәчәк.

Дирижер пультында Камал театры оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе Данияр Соколов, ТР Композиторлар берлеге рәисе Ильяс Камал, дирижер Иван Веретельный булачак.

Концертта Камал театры артистлары һәм чакырылган кунаклар катнашачак.

Икенче бүлектә оркестр электрон форматка күчәчәк. Walkman DJ оркестр белән электроника бергә кушылган уникаль DJ-сет һәм Holofonote электрон лайв-сетын тәкъдим итәчәк.

Концертка керү ирекле.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре