Осиновода газ шартлаудан җимерелгән йортта яшәүчеләргә яңа фатирлар биреләчәк

Узган елның декабрендә Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә газ шартлаган күпфатирлы йортта яшәүчеләр яңа фатирлы булачак. Бу хакта район хакимияте башлыгы Михаил Афанасьев белдергән, дип яза “Бизнес Online”.

Быел Осиновода 96 фатирлы яңа йорт төзи башлаячаклар: җимерелгән йортта яшәүчеләргә шуннан торак биреләчәк. Ә инде газ шартлаудан зыян күргән 16 фатирлы йортны сүтәчәкләр.

“Декабрьдә бәлагә тарыдык. Газга үзбелдеклеләнеп тоташу аркасында күпфатирлы йортка зыян килде. Мохтаҗларга районның маневр фондыннан торак бирелде, матди ярдәм күрсәтелде”, – дип сөйләп үткән Афанасьев Осиновода узган хисап утырышында.

Йорт төзү өчен күп профильле сырхауханә янәшәсендәге җир кишәрлеген сайлап алганнар. Хәзерге вакытта бинаның техник документлары әзерләнелә.
Исегезгә төшерәбез: узган елның 21 декабрендә Осиново бистәсенең Үзәк урамындагы 7нче йорт фатирында газ шартлаган иде. Башлангыч мәгълүматларга караганда, бу йортта яшәүче бер ир-ат, газ хезмәте белгечләре куйган заглушканы алып, фатирын газга тоташтырган. Газ шартлаудан 63 яшьлек ир-атның тәненең 80 проценты пешкән, ул бер атнадан соң вафат булган. Җинаять эше кузгатылган.

Йортта яшәүчеләрнең һәркайсына 30ар мең сум күләмендә бер тапкыр матди ярдәм күрсәтелгән.


Фикер өстәү