Фәрит Мөхәммәтшин: «Мөмкинлекләрдән ныграк файдаланырга кирәк»

Лениногорск районы узган елның IV кварталы йомгаклары буенча Татарстанның социаль-икътисадый үсеш рейтингында 20 нче урында тора. Ләкин районның авыл хуҗалыгында җитештерү буенча күрсәткечләре мактанырлык түгел. 2023 ел өчен төзелгән агросәнәгать комплексы рейтингында – 41 нче урында гына. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорскида район Советының хисап сессиясендә шул мәсьәләләргә игътибарын юнәлтте. Утырышта районның узган елдагы эшенә йомгак ясалып, быелга планнары каралды.

Парламент башлыгы хисап сессиясе алдыннан Лениногорск политехника көллиятендә педагоглар һәм укучылар белән аралашты, шулай ук яңа остаханәләр белән танышты. Әлеге уку йорты инде менә 70 елдан артыграк вакыт дәверендә машина төзү, нефтьүткәргечләр һәм электр җиһазларыннан файдалану, эретеп ябыштыру өлкәсендә  эшчеләр, шулай ук пешекче һәм кондитерлар әзерли.

Утырышта Лениногорск районы хакимияте башлыгы Рәгат Хөсәенов хисап тотты. Ул үзенең чыгышын махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүчеләр исеменә рәхмәт сүзләреннән башлады. Предприятиеләр җитәкчеләре, эшмәкәрләр, гади кешеләр катнашында мобилизацияләнүчеләргә, аларның гаиләләренә, Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләргә ярдәм итү эше оештырылган. Барлыгы 125 тоннадан артык гуманитар йөк озатылган.

Район хакимияте башлыгы сүзләренә караганда, төп предприятиеләр планлаштырылган барлык проектларын тормышка ашыруны дәвам итә. Узган елда Лениногорск нефтьчеләре 3 миллион тоннадан күбрәк нефть чыгарган. Авыл хезмәтчәннәре 60 мең тонна ашлык җыйган. Барлыгы 3,9 мең тонна терлек һәм кош-корт ите җитештерелгән. 13,5 мең тонна сөт савып алынган.

«Кызганычка, 2023 елда Лениногорск кошчылык фабрикасында кош гриппы килеп чыкты. Шул сәбәпле кош-кортны тулысынча (250 мең баштан артык) юкка чыгарырга туры килде. 60 миллион сумга якын зыян килде, – дип сөйләп үтте район хакимияте башлыгы. – Хәзерге вакытта предприятиене яңа инвестор сатып алды. Ул күркәләр үстерергә ниятли».

Рәгат Хөсәенов районның төп проблемалары арасыннан кадрлар җитмәүне билгеләп үтте. Икътисадның барлык тармакларында шушы хәл күзәтелә. Моннан тыш инженерлык челтәрләре, җылылык һәм су торбалары 80 процентка тузган. Район хакимияте башлыгы шәһәр транспорты мәсьәләсенә аерым тукталып үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Лениногорск районы узган елның IV кварталы йомгаклары буенча Татарстанның социаль-икътисадый үсеш рейтингында 20 нче урында тора. Районда федераль һәм республика программалары хисабына барлыгы 38 объект төзелгән һәм төзекләндерелгән (486 миллион сумга). Инвесторлар һәм «Татнефть»нең грантлары ярдәмендә инфрастуктураны үстерүгә 431 миллион сум җәлеп ителгән. Парламент Рәисе нефтьчеләргә төрле яклап ярдәм итеп килүләре өчен рәхмәт белдерде.

Шул ук вакытта, Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, республикада сөрүлек җирләрнең 2,29 процентына ия булуына карамастан, районның авыл хуҗалыгында җитештерү буенча күрсәткечләре мактанырлык түгел. Лениногорск районы 2023 ел өчен төзелгән агросәнәгать комплексы рейтингында – 41 нче урында гына. «Менә кайда үсәргә була! Бүген авылда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, бизнеска, авыл хуҗалыгы кооперативларына ярдәм итү буенча күп кенә чаралар гамәлдә булып килә. Мөмкинлекләрдән ныграк файдаланырга кирәк», – диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин алда торучы сайлауларга аерым тукталып узды. «Лениногорскида яшәүчеләрнең салауда активрак булуларын телисе килә», – диде ул.


Фикер өстәү