«Кайтыр өчен китәм…» Кәрим Тинчурин театры сәхнәсен актанышлылар гөрләтте

Кичә Кәрим Тинчурин театры сәхнәсен актанышлылар гөрләтте.  Актаныш муниципаль театры башкала халкына татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзаловага багышланган «Кайтыр өчен китәм…» дип аталган драмасын тәкъдим итте.

Бу сәхнә әсәренең авторы – Актаныш кызы, журналист, язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиева.  Әлеге музыкаль драманы сәхнәгә режиссер, Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов куйган.

Тинчурин театры гөжләп торды кичә. Якташлар хәл белешә, безнең кебек башка район кешеләре исә Актаныштан булган дуслар белән гәп кора. Ниндидер башка рәхәтлек, үзенә күрә бер мохит монда. Әллә Әлфия апа җырларында үскән буын булгангамы, күңел залга тартылды. Тын да алмыйча карадык без бу драманы. Залда чебен очкан тавыш та юк. Хәтта тамашачы кул чабарга онытып утыра. Онытылмаслык түгел: район артистлары шундый оста итеп уйный, ирексездән үзең дә сәхнәдә йөрисең кебек. Әлфия апаның бар тормышы күз алдыннан уза. Күбебез аның ниләр күрүен белсәк тә, яңадан хатирәләр яңара, җырчыны ныграк сагынып куясың. Аның моңына, талантына сокланасың. Шул ук вакытта нинди көчле рухлы икәнлегенә дә исең китә.

Әлфия апаны уйнаган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Хөсәеновага карап кына торасы килә. Ничекләр шулай уйнап була икән ул! Өстәвенә аның тавышы да Әлфия апаныкына охшап тора. Кич буе гел җырлап торды ул. Әлфия апаның язмышын аның җырлары аша да күрсәтергә тырыштылар.

Театр сәхнәсенә күтәрелгән район башлыгы Ленар Зарипов мактау кәгазьләре генә тапшырып калмады, рәхмәт сүзләрен дә кызганмады.

– Сәнгать дәрьясының киңлекләрен иңләп, халкыбызның күңелен җылытып, мәдәни мирасыбызның күркәм үрнәкләрен  тамашачыларга җиткергән Актаныш муниципаль районы драма һәм комедия театры – җирлегебезнең горурлыгы.
Районыбызның милли мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә, аны танытуга керткән өлешләре өчен райондашларыбызга ихластан рәхмәтемне җиткерәм, – диде ул.

Ә инде Әлфия апаның кызы Зөлфия ханымның рәхмәт сүзләрен ишетү барлык артистларга канат куйгандыр.

– Әни шикелле әйтеп куям инде. Нәрсә диим инде хәзер? Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, – диде ул.

Театр директоры Эльвира Исрафилова исә артистлары белән горурлануын яшермәде.

– Без Казан тамашачысы белән очрашуны бик көттек. Яратып кабул иттеләр. Алкышларга күмделәр. Актанышка булган ихтирам өчен тамашачыга зур рәхмәт. Әле тагын да очрашулар күп булсын. Коллективыбызга зур рәхмәт. Һәрберсе үз ролен шулкадәр яратып уйнады, – ди ул.

Актанышлылар булдыра алар! Үзләренә генә хас сөйләмнәре белән мәш китереп театр куеп киттеләр бит әле менә. Апаем, нишләем, бәй, белмәем диюләре күңелгә керде дә утырды инде. Ничек шулай тәмле итеп сөйләшеп буладыр ул?! Йомшак итеп кенә сүзеңне әйтү. Мамадыштан булсам да, актанышлылар өчен горурланып утырдым. Үзләренең якташларын онытмыйча,  Әлфия апаның 90 еллыгына язылган әсәрне сәхнәләштерүләре дә  аңа дога булып барып ирешкәндер. Һәр сүз саен, исемен әйткән саен Әлфия апа риза булып яткандыр. Шәхесләрне онытмау кирәк. Үзе дә гомере буе «Актанышым» дип яшәгән кешегә дан җырлау бизәде генә сезне. Якташларыгыз Әлфия Авзалова кебек авырлыкларга баш имичә, дан-шөһрәткә лаек булып, Минтимер Шәймиев шикелле, «без булдырабыз!» дип яшәгез.

 


Фикер өстәү