Татарстанда йортларында янгын чыгып бер хатын һәм аның улы һәлак булган

Татарстанның Буа районында янгында өлкән яшьтәге хатын-кыз һәм аның улы һәлак була. Һәлакәт урынына шәһәр прокуроры Тимур Фатыхов та килгән. Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

27 февральдә көндезге сәгатьләрдә Каменный Брод авылында бер катлы агач йорт янган. Янгында 86 яшьлек хатын һәм аның 64 яшьлек улы һәлак була.

Әлеге факт буенча күзәтчелек ведомствосы тикшерү оештырган, әлеге хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.


Фикер өстәү