Татарстанның элеккеге прокуроры Кафил Әмиров вафат булды

71 яшендә элеккеге Татарстан прокуроры Кафил Әмиров вафат булды. Бу мәгълүматны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев раслады.

Элеккеге прокурор үлеме турында хәбәр бер сәгать элек кенә килеп җитте. Хәзерге вакытта җирләү урыны һәм вакыты турындагы мәсьәлә хәл ителә.

972 елда Кафил Әмиров Харьков юридик институтын тәмамлаган. 1966 елдан 1968 елга кадәр ул Удмуртиядә район газетасы хәбәрчесе булып эшли, ә ХЮрИ тәмамлангач, 1972 елдан прокуратура органнарында эшли башлый.

Кафил Әмиров Сарман районы прокуратурасы тикшерүчесе, ТАССР прокуратурасының өлкән тикшерүчесе, Казанның Вахитов районы прокуроры һәм Казан прокурорының беренче урынбасары булып эшли. 1992 елда ул ТР прокуроры урынбасары вазифасын били, 1997 елдан 2000 елга кадәр республика прокурорының беренче урынбасары булып эшли, ә 2000 елда Татарстан прокуроры вазифасына билгеләнә.

2013 елның 21 сентябрендә Кафил Әмиров  пенсиягә чыгу белән бәйле рәвештә үзенең отставкага китүе турында игълан итте.


Фикер өстәү