Альберт Суяргулов Татарстан прокуратурасын җитәкләячәк

Татарстан Республикасының яңа прокуроры Альберт Суяргулов булачак. Моңарчы ул Санкт-Петербург прокуроры урынбасары вазифасын биләгән. Татарстанның элекке прокуроры Илдус Нәфыйков Мари Эл республикасында күзәтчелек ведомствосын җитәкләячәк. Бу хакта бүген Федерация Советының 551 нче утырышында Конституция законнары һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас белдерде.

Альберт Суярглов 1982 елда туган. Ул Санкт-Петербург Хәрби-диңгез институтын тәмамлый, ә аннары Санкт-Петербург дәүләт университетында югары юридик белем ала.

Прокуратурада карьерасын Ленинград өлкәсенең күзәтчелек ведомствосында Всеволожск шәһәр прокуроры ярдәмчесе булып башлый. 2012 елда Санкт-Петербургның Выборг районы прокуроры урынбасары була.

2014 елдан 2017 елга кадәр Санкт-Петербургның Курорт районы прокуроры урынбасары вазифасын башкара.

2017 елдан 2022 елга кадәр Санкт-Петербург прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе башлыгы була.

2022 елның декабреннән 2023 елның сентябренә кадәр Санкт-Петербург прокуроры урынбасары вазифасын башкара.

Альберт Суяргулов исемле корал белән бүләкләнгән. Шулай ук «Советлар Союзы флоты адмиралы Сергей Горшков» медале, Россия Федерациясе Генераль прокуроры грамотасы белән бүләкләнә. Альберт Суяргуловка вакытыннан алда — 2022 елда юстициянең өлкән киңәшчесе класс чины бирелә.

Бүген исә, Россия Президенты тарафыннан Россия Федерациясе субъектлары прокуроры вазифасына тәкъдим ителгән кандидатураларны карау нәтиҗәләре буенча, Илдус Нәфыйков Марий Эл Республикасы прокуроры итеп билгеләнде.

 


Фикер өстәү