Әтием нәсыйхәте. «Бу зиратта әбиең вә бабаңның җәсәде ята. Аларның рухын рәнҗетмә…»

Без гаиләдә җиде бала үстек. Берләребез икенчеләребездән никадәр нарасый булсак, калганнарыбыз шул дәрәҗәдә үк сабый. Шул бәләкәйләр арасында инде үсмердән зураеп, буйга калкып барганы, әнинең дә, балаларның да ышанычы, күз карашы мин идем.

Үз-үземне аңлый, күзаллый башлаганнан бирле бер шәхесне калебемдә йөртәм. Гомернең нинди генә читен, җайсыз мизгелләре булмасын, башыма нинди генә кайгы-хәсрәтләр килмәсен, кая гына барып, нинди генә гамәл кылсам да, мин күңелемнән шушы шәхес белән сөйләшәм. Дөрес, ул инде күптән бакыйлыкта. Ләкин мин аның белән әле дә киңәшәм, фикерләшәм. Бу бәндәгә мәхәббәтем аның гарәп, рус, латин хәрефләре белән укый-яза белгәне, тырыш, сабыр, бик тә юаш булганы өчен генә түгел, ә күңелнең иң нечкә җепселләрен гафиллектән уятып, үзенә генә хас бер моң, аһәң белән Коръән аятьләре кәлимәләрен кыйраәт дәвамында, үзе тыңлаган һәр бәндәнең калебен Коръән-Кәрим нигъмәте илә уйга салганы, шул исәптән мине дә хәйран калдыра алганы өчендер.

Ул зат, ул шәхес – минем Гыйбадулла исемле газиз бабамның углы, минем бәгырь түрем – әтием Салихҗандыр. Ул бик тә авыр утызынчы-кырыгынчы елларда – вәхшилек хөкем сөргән чорда – утыз меңгә якын дин әһелләре Соха тайгаларында, Воркута шахталарында, Ак диңгез – Балтыйк каналларында газапланып үтерелгән заманда – миңа кача-поса гарәп хәрефләрен өйрәтте, Коръәннең беренче сүрәсен – «Ихлас» Шәрифне (колһуалланы) көйләтте.

…Барыннан да бигрәк 1941–1942 елларның кышында әтиемнең Мәскәү өчен фашистлар белән дәһшәтле сугыштан гарип булып кайтуын нык хәтерлим. Сул кулы җилкәсенә әйтерсең лә тагып кына куелган: фашист пулясы беләзектән кергән дә, ярылып, әтиемнең терсәген – итен-сөяген тәмам актарган. Әтинең сөяктән генә торган мускулсыз кулын күргән балалар курыксалар да, гаиләбез башлыгының исән кайтканлыгына куаныштылар. Әни, мәрхүмә, инде күптән бушаган он кисмәгенең төбен кыра торгач, бер чүмеч он юнәтте. Шуңардан төче күмәч (бездә – күмәч, руста лепешка диләр) пешерелеп, һәр балага берәр генә булса да бәрәңге дә тиде. Әти дә, әни дә, балалар да үзебезгә генә хас кичерешләр белән сөенештек. Ләкин бу сөенеч озакка бармады.

Миңа – уналты яшь тулып җиткән «егет»кә сугышка китәргә боерган чакыру кәгазе һәрбарчабызга да көенеч булып, гаиләгә кайгы салды. Бер мең дә тугыз йөз кырык дүртенче елның унынчы декабрь иртәсендә туган авылым Балтач төбәгендәге Чутайның карты-яше мине сугышка озатты. Барысы да «малай гына бит әле» дип мине кызгана. Күбесе елый. Тик әтинең дә, минем дә күңелләребез каткан – еламыйбыз.

Булган ризыкларны, бер кием запас чабатаны киндер капчыкка салып, авызын мунчала белән бәйләп куйдык. Әти һәм мин, Низаметдин җизни, өчәүләп, ике рәкәгать сәфәр намазын укыдык. Аннан юлга кузгалдык. Зират капкасы яныннан үтеп барыш. Бихисап күп озатучылар. Әти атны туктатты. Бик җитез адымнар белән зиратка таба ничек барган булса, егерме адым чамасы киткәндер, шул мәлдә туктап калды да, бердәнбер кулы белән ишарәләп, мине үзенә чакырды. Мин килеп җитүгә, әти мине күкрәгенә кочып алды да: «Бу зиратта әбиең вә бабаңның җәсәде ята. Аларның рухын рәнҗетмә. Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтә. Аракы эчә күрмә, тәмәке тартма, командирларыңны тыңла. Бел. Аллаһы хак! Аннан гына сора! Ялвар! Күңелең, җаның-тәнең белән, калебең белән…» – дип әйтүе булды, йөрәк бәгърем үксеп-үксеп еларга тотынды. Минем дә күзләремнән мөлдерәмә яшь бәреп чыкты.

Бу әтинең миңа үгет-нәсыйхәте иде. Әтием нәсыйхәтенә мин һәрчак тугры булдым. Аның фатихасы миңа тормышның теләсә кайсы кыен мизгелләрендә дә таяныч булды. Һичкайчан әти-әниемә, туган нигеземә, илемә кызыллык китерерлек гамәлем булмады. Бу сүзләрне мин зур горурлык, канәгатьләнү белән язам. Татлы сагынуым ул минем.

Харис Салихҗан

 


Фикер өстәү