Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә 24 миллиард сум акча тотылган

Татарстанда соңгы тугыз елда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә 24 миллиард сум акча тотылган. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов әйтте.

Билгеле булганча, республикада иҗтимагый киңлекләрне яңарту эше 2015 елдан бирле алып барыла. 2017 елдан бирле исә парклар һәм скверларны “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты кысасында да төзекләндерәләр.

– Соңгы тугыз елда республикада 398 иҗтимагый киңлек рәткә китерелде. Әлеге максаттан 23,9 миллиард сум акча тотылды, – диде Алексей Фролов.

Министрның беренче урынбасары әйтүенчә, әлеге акчаның зур өлеше – республика казнасына туры килә.

– Әлеге максаттан республика бюджетыннан 13,7 миллиард сум бүлеп бирелде, – диде Алексей Фролов.


Фикер өстәү