Яз көне парк һәм скверларда су басуга каршы көрәшәчәкләр

Быел кар күп явуын исәпкә алып, яз көне республикадагы иҗтимагый киңлекләрдә су басуга каршы махсус чаралар күрергә җыеналар. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов әйтте.

– Бу кышта ишеп яуган кар, шул исәптән, иҗтимагый киңлекләрдә дә су басуга китерергә мөмкин. Шуңа күрә ачык һавада халык күпләп йөргән урыннарда тиешле чаралар күреләчәк. Кар эреп беткәч тә, тирә-юньне тагын бер кат тәртипкә китерергә туры киләчәк, – диде министрның беренче урынбасары.

Былтыр Татарстандагы 68 иҗтимгый киңлектә 2,9 миллиард сумлык эш башкарганнар. Быел 64 мәйданны яңартырга ниятлиләр. Моның өчен былтыргыга караганда азрак – 2,3 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Шул исәптән, Чаллыдагы 1950 нче елларда ук төзелгән “Яр буе” паркын төзекләндереп бетермәкчеләр. Әлеге ял урыны өчен генә дә 478 миллион сум акча тотылачак.


Фикер өстәү