Татарстанның өч районы 185 миллион сум акча откан

Татарстанның өч төбәге уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектлар илкүләм бәйгесендә 185 миллион сум акча откан. Болар – Баулы шәһәрендәге Җиңү һәм Хезмәт даны паркы, Зәй шәһәрендәге «Энергетик» мәдәният сарае янындагы үзәк мәйдан һәм Лаеш шәһәрендә «Экстрим-парк». Киләчәктә әлеге ял итү урыннары ничек үзгәрәчәк?

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хәбәр иткәнчә, кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектлар бәйгесенә нәтиҗә Төмәндә узган форумда ясалган. Быел конкурста катнашу өчен 300 гариза килгән, шуларның 286сы, техник экспертиза узып, катнашуга кертелгән. Җиңүче 80 проект 30 – 100 миллион сум федераль грантлар алачак.

Әлеге бәхетле районнар арасында Зәй дә бар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов белдергәнчә, алар әлеге конкурста өченче тапкыр катнаша. Ниһаять, быел җиңү елмайган: 70 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу акча «Энергетик» мәдәният сарае янындагы территорияне төзекләндерүгә тотылачак.

– Бу – район халкы өчен зур бүләк, көтеп алган вакыйга. Замана белән бергә халыкның ихтыяҗы да үзгәрә. Иң элек без халык фикере белән кызыксындык. Әлеге территорияне яңарту күптәнге хыялыбыз иде, – ди Илнар Хафизов. – Соңгы елларда «Иҗтимагый киңлек» дигән республика программасы нигезендә шәһәребездә шактый эшләр башкарылды: парклар яңартылды, Иске Зәйдә елга яр буе төзекләндерелде, комлыкта ял итү урыннары булдырылды. Район халкына ял итү өчен шартлар тудырыла. «Энергетик» мәдәният сарае янындагы тирәлек балалар, яшь гаиләләр өчен генә түгел, өлкәннәргә дә рәхәтләнеп ял итү урыны булачак. Анда спорт һәм балалар мәйданчыгы, күргәзмә-ярминкәләр урыннары булдыру, фонтан, баганаларда өр-яңа яктырткычлар, эскәмияләр урнаштыру, брусчатка түшәү, яшелләндерү кебек эшләр планлаштырыла. Әлеге проектны «Арт-десант» белгечләре әзерләде. Төзекләндерү федераль акча килеп җиткәч, 2020-2021 елларда башкарылыр дип көтелә.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү