«Уңайлы шәһәр мохите булдыру» Бөтенроссия бәйгесендә иң яхшы проектлар ачыкланды.

Татарстанның 11 районында яңа паркларның урынын тәгаенләгәннәр. Шушы көннәрдә «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» Бөтенроссия бәйгесендә иң яхшы проектлар ачыкланды. Татарстаннан бәйгедә 10 шәһәр һәм 1 авыл катнашкан. Тиздән Әгерҗе, Алабуга, Баулы, Зәй, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Болгар, Чистай шәһәрләрендә һәм Биләрдә архитекторлар тәкъдим иткән проект буенча парк төзи башлыйлар. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләделәр.

– Халык саны 100 меңнән артмаган кече, тарихи шәһәрләрдә уңайлы мохит булдыру программасы буенча 2018 елдан бирле эшлибез. Өч ел эчендә төрле бәйгеләрдә катнаштык. Татарстаннан тәкъдим ителгән 46 гаризаның 26сы җиңеп, 1 млрд  635 миллион сум грант отты. Бәйгегә тәкъдим ителгән һәр эш шул район халкы белән килешенеп эшләнә, – ди Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман-Бекмамбетова. –Паркларда эш башлангач, баштарак безне аңлап бетермәүчеләр дә табылды. Янәсе, читтән архитекторлар чакыртасыз, Мәскәү кешеләрен эшләтәсез, диделәр. Ул чакта башкача мөмкин түгел иде. Хәзер генә үзебезнең архитекторлар командасы барлыкка килде. Без баштарак хәтта район башлыклары белән дә төрле телләрдә сөйләштек. Шөкер, инде хәзер бер төрле уйлап, алар белән бер юнәлештә эшлибез.

Наталья Фишман-Бекмамбетова быел бәйгедә җиңү яулаган район-шәһәр башлыкларын тирә-якны төзекләндерү генә түгел, үзләрендә туристик маршрут буенча эшләргә чакырды. Аеруча Алабуга, Арча, Лаеш, Алексеевск (Биләр) районнарын ныклап эшкә тотынырга өндәде. Очрашуда дүрт район башлыгы да бар иде. Аларның һәркайсы үз районының бөтен матурлыгын әйтеп калырга ашыкты. Күпме генә сөйләсәләр дә, сүзләре рәхмәт тирәсендә әйләнде.

– Зәйне хәзер танып та булмый. 2015 елдан быелга кадәр 70 гектар җирне төзекләндереп, халык ял итә торган урыннар ясадык. Яр буйлары яңартылды. Халык белән еш очрашабыз. Шунысы сөендерә: тирә-якны матурлаган өчен алар безгә килеп рәхмәт әйтә. Кешеләрнең дә карашы  үзгәрде. Матурлыкны кем яратмасын? – ди Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов һәм  кайчандыр Президент Рөстәм Миңнехановның  матурлыкны күрергә өйрәткәнен искә төшерде. – Ул чакта Президент безне Чаллыга җыйды. Матурланган кичке шәһәрне күрсәтте. Паркта үсеп утыручы беренче розаларны, чыршыларны без шунда күреп кайттык.

Лаеш районы башлыгы Илдус Зариповның да әйтер сүзе шактый җыелган иде. Аларга популярлык китергән «Зөләйха күзләрен ача» фильмы төшергән урынны   парк итүләрен дә сорыйлар икән.  Киләчәктә биредә «Сәмрүх» паркы төзелечәк. Тик әле хәл итәсе сораулар бар. Парк урынының җире Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгына карый. Шуны хәл итеп бетерсәләр, халыкка ял итү урыны да, туристик маршрут та төзеләчәк. Илдус Зарипов «Кама диңгезе» проектына да тукталды. Анда эшлисе эшләр күп әле, диде ул. Киләчәктә машина кую урыннары да булдырырга вәгъдә бирде.

Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов Биләрдәге «Изге чишмә»не яңартуларын сөйләде. Әле быел да төзекләндерү дәвам итәчәк икән.  Бөгелмә җитәкчесе Линар  Закиров исә, бер җирне матурлый башлагач, икенче урында  төзекләндерү таләп итә башлый, ди.

– Паркны рәтли башладык. Бар да матур булды. Тик янәшәдәге йортлар ишегалды бөтен  эшне бозып тора иде. «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә  аларны эшли башладык. Быел Муса Җәлил урамын төзекләндереп, анда яшәүчеләргә уңайлыклар тудырачакбыз, – диде ул. Линар Закиров, тирә-якны төзекләндергәч, анда эшләргә теләүче эшмәкәрләр барлыкка килгәнен дә яшерми.  Аренда бәяләре артып, фатирлар да кыйммәтләнеп киткән.

– Кече шәһәрләрнең үз юнәлеше булырга тиеш. Кешеләр дә яхшы яшәсеннәр, үзләрен уңайлы хис итсеннәр, икътисади яктан да үсеш булсын, – ди Наталья Фишман-Бекмамбетова.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү