Татарстанга яңа парк-скверлар булдыру өчен 164,4 миллион сумлык грант бирелә

Татарстанның тугыз шәһәреннән икесе кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы мохит булдыру буенча Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән. Болар – Баулы һәм Кукмара. Анда шулай ук Азнакай, Бөгелмә, Менделеевск, Минзәлә, Нурлат, Тәтеш һәм Свияжск авылы катнашкан. Инде менә сигезенче тапкыр үткәрелгән бәйгегә Владивосток шәһәрендә йомгак ясалган.

Чара нәтиҗәләре буенча республикага яңа парк-скверлар булдыруга барлыгы 164,4 миллион сум күләмендә грант биреләчәк.

Шулай итеп, Баулы халык саны 20 меңнән 50 меңгә кадәрге кечкенә шәһәрләр категориясендә җиңүче буларак танылган. Биредә 6 нчы мәктәп территориясе, Пионер һәм Октябрь мәйданы урамнары, автовокзал янындагы мәйдан яңартылачак. Ә инде Кукмара халык саны 20 меңгә кадәрге кече шәһәрләр буенча беренчелеккә чыккан. Биредә урамнар һәм хастаханәләр тирәсе яшелләндереләчәк, ямьләндереләчәк. Моннан тыш Свияжcк авылы заявкасы Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинның Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелгән.

Быел Татарстан инде сигезенче тапкыр бәйгедә катнашкан. 2018-2022 еллар чорында республикада барлыгы 40 иҗтимагый киңлек җиңгән. 32се яңартылган да инде.

Федераль бюджеттан грантларның гомуми күләме 2,7 миллиард сумнан артып киткән. Узган елда республиканың 8 кечкенә шәһәре: Әлмәт, Болгар, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск һәм Мамадыш җиңгән.


Фикер өстәү