Татарстанда бер әби пычкы белән оныгының борынын кискән

Казанда 66 яшьлек хатын-кыз бензинда эшләүче пычкы белән ялгыш кына оныгының борынын җәрәхәтләгән. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Гадәттән тыш хәл “Алма” бакчачылык ширкәтендә килеп чыккан. Әби кеше утынга дип агач пүләне кискән, оныгы аңа булышкан. Бермәл пычкы “сикереп” киткән дә баланың битенә килеп тигән. Кыз ашыгыч төстә Балалар республика клиник хастаханәсенә озатылган.

Баланың борыны киселгәне ачыкланган. Табиблар җәрәхәтне чистартып теккән.


Фикер өстәү