Министр яшьләр арасындагы җинаятьчелеккә каршы көрәшнең яңа ысулын тәкъдим иткән

Узган ел Татарстанда балигълык яшенә җитмәгән яшьләр төрле дәрәҗәдәге 561 җинаять кылган. Бу хакта яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков министрлыкның киңәйтелгән коллегия утырышында хәбәр итте.

Ул шулай ук җинаятьчелеккә каршы көрәшнең яңа ысулын да тәкъдим итте.

— Җинаять эшләрен анализлаганнан соң, шундый нәтиҗәгә килдек: җинаять кылучыларның күпчелеге нинди дә булса оешкан эш белән мәшгуль түгел. Бигрәк тә җәйге чорда. Аларның көчен кирәкле эшкә юнәлтергә кирәк. Әйтик, каникуллар вакытында үсмерләр «Безнең ишегалды», «Парклар һәм скверлар» программасына кергән объектларны төзекләндерүдә катнаша ала. Бу программаларны Татарстанның һәр шәһәрендә һәм районында гамәлгә ашыру планлаштырыла, — диде министр.

Әлеге фикерне Шәһәрләрне үстерү институты хуплаган, хәзер инде җирле яшьләр белән эшләү бүлекләрендә тиешле эш оештырырга кала.


Фикер өстәү