Татарстанда яшәүчеләрне Бөтенроссия кышкы спорт марафонында катнашырга чакыралар

Татарстанда яшәүчеләрне «Россия көче» марафонында катнашырга чакыралар. Әлеге чара 13 февральдән алып 17 мартка кадәр дәвам итә. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан спорт министры урынбасары Илдар Садриев сөйләде.

«Әлеге марафонга Татарстан зур әзерлек белән кушыла. Катнашучылар төрле тематик спорт атналыклары көтә. Әлбәттә, күбесе кышкы спорт төрләренә багышланган. Шулай ук узган елны җәйге спорт төрләре буенча шундый марафон үткәрелгән иде. Анда 5000 артык кеше катнашты», – диде ул. Гаиләләре белән катнашучыларга аерым игътибар биреләчәк. Инклюзив мәйданчыклар да каралган. Марафонга    sila-rossii.er.ru сайты аша теркәлеп була. Бу махсус платформада марафон хакында тулысынча мәгълүмат бирелә. Теркәлү бик гади, катнашу да бушлай.

«Марафон вакытында күп кенә танылган спортчылар республика халкы өчен мастер-класслар үткәрәчәк. Аерым алганда, алар арасында Данис Зарипов, шулай ук танылган фигуристлар да булачак»,  – дип сөйләде Россиянең атказанган тренеры, «Бердәм Россия» партиясе тарафдарларының төбәк советы әгъзасы Ольга Павлова.

«Бүген үк марафон сайтында Татарстанның ярышлар узачак 20 спорт объекты билгеләнгән. Мәйданчыкларның саны көннән-көн артачак кына. Республиканың барлык район-шәһәрләрендә да бушлай тренировкалар оештырылачак. Әлеге чараларны максималь дәрәҗәдә массакүләм үткәрергә планлаштырабыз», — дип хәбәр итте марафонның республикадагы координаторы, депутат Марсель Шәрәпов.

Марафонның беренче турниры 18 февральдә старт алачак. Россиякүләм кышкы спорт марафоны «Бердәм Россия» сәяси партиясе карары нигезендә халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны популярлаштыру максатларында гамәлгә куела.


Фикер өстәү