Мөслимдә “Җиз кыңгырау моңнары” фестивале гөрләде

Узган ялларда Мөслимдә бик матур чара узды. Биредә өченче тапкыр “Җиз кыңгырау моңнары” фестивале гөрләде. Урамда 30 градус суыкка карамастан, йөзләрдән – елмаю, күңелдән шатлык хисе китмәде. Бәйрәмгә күрше районнардан һәм шәһәрләрдән атлар сөючеләр җыелды. Бу турыда безгә Мөслим районының матбугат үзәге башлыгы Айзилә Мөхәммәтҗанова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, традиция буенча бәйрәм ярминкәдән башланган, анда авыл хуҗалыгы продукциясе, көнкүреш товарлары, кием, балык продукциясе тәкъдим ителгән һәм шашлыклар кыздырылган.

Авыл җирлекләре, район үзәгенең балалар бакчалары, мәктәпләр кунакларны сыйлар белән каршы алган. Кайнар коймак, тәбикмәкләр һәм төрле чәй тәм-томнары белән өстәлләрдә самоварлар кайнап торды.

Бәйрәм кунакларын сәламләп, район башлыгы Альберт Хуҗин һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Фәрит Уразаев билгеләп үткәнчә, бу чара халкыбызның яхшы традицияләрен торгызуга этәргеч булуы һәм Татарстанда мондый төрдәге бердәнбер фестиваль булуы белән аерылып тора.

Ә инде, бәйрәмнең төп бизәге, ул, әлбәттә, җигелү атлар. Бәйрәмдә барлыгы 10 чана һәм 19 ат катнашты.

– Парадны «Аргамак» ат-спорт комплексының өч атлы чанасы җитәкләде, шулай ук комплекс чабышкы атларны да чыгарды. Авыл җирлекләре атлар һәм чаналарны төрле йолаларга туры китереп бизәделәр. Бу бәйрәмнең бик матур, иң җылы һәм истә кала торган өлеше булды. Кунаклар җигүле атларны күз яшьләре белән каршы алдылар, – диде Айзилә Мөхәммәтҗанова.

Моннан тыш, фестивальне «Аударыш» ярышлары тулыландырган. Азнакай, Тукай, Минзәлә, Лениногорск районнары, Яр Чаллы һәм Әлмәт көрәшчеләре атларда матур көрәш күрсәттеләр. Әлеге ярышларны Лениногорск районының данлыклы фермеры Фәрит Нәбиуллин оештырган. Тукай районы вәкилләре чемпионатта беренче урынны алган. Шулай ук кунаклар төрле спорт ярышларында бик теләп катнаштылар. Бу көнне Мөслимдә чыннан да “эссе” булган.


Фикер өстәү