Татарстанда хатыннар бер хатын-кызны кыйнап үтергән

Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы Тикшерү органнары Сарман районында яшәүче 37 һәм 41 яшьлек ике хатын-кызга карата “Белә торып сәламәтлеккә авыр зыян салу” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буена Тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, болар кәеф-сафа корып утырганда, 64 яшьлек хатын-кызны кыйнаган, аяклары белән аның мөһим органнарына, шул исәптән башына типкән, алкасын урлаган. Шуннан соң зыян күрүче өенә кайтып киткән. Өендә ул баш мие җәрәхәтләнүдән вафат булган.
Суд гаепләнелүчеләргә карата сак астына алу рәвешендә җәза чарасын сайлаган. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре алып барыла.


Фикер өстәү