Газетага язылу

Гасыр башыннан бирле дөньяда 25 кешегә үзләрен җирләгән вакытта җан кергән

Гасыр башыннан бирле дөньяда 25 кеше табутта ятканда уянган, дип яза KP.RU.

Басмада шундый берничә могҗизаи очрак китереп үтелгән. Шуның берсе күптән түгел генә Гватемалада Эль-Хокоте авылында булган.

“15 яшьлек Юлейди Искотояк  матәм җеназасы вакытында табутта уянып киткән”, – диелгән язмада. Үсмер 10 октябрьдә күкрәгендә кинәт кенә бик көчле авырту тойган. Әтисе хастаханәгә озатканда, кыз аңын җуйган. Ир кеше баласының пульсын һәм сулышын барлагач, тораташтай катып калган: үсмернең йөрәге типмәгән, сулышы юкка чыккан. Бәхетсез ата, кире борылып, өенә кайтып киткән. Табут сатып алганнар. Якыннарын матәм җеназасына чакырганнар. Ишегалдында җеназа вакытында  кинәт кенә табутның капкачы селкенеп куйган. Юлейдиның әнисе башта – куркуыннан, шуннан соң – сөенеченнән кычкырып җибәргән: баласы исән!.. Кыз торып утырган да су сораган.  

Гаилә башлыгына прокуратура сукмагын таптарга туры килгән: Гватемалада үлү турында таныклыктан башка гына кешеләрне җирләргә ярамый. Ир-ат кызының якты дөньядан китүенә инанган булуын, Ходай Тәгаләнең хәер-рәхмәте белән генә шулай килеп чыгуын аңлатырга маташкан. Россиядә дә мондый очрак булган: 2025 елның язында Дагыстанда, җирләгәнче, мәчеттә юган вакытта өлкән яшьтәге хатын-кыз “терелеп торган”.

Табиблар анда “Лазарь синдромы”н ачыклаганнар. Йөрәкнең, тулысынча туктаганнан соң, кинәт янә тибә башлавына бәйле бик сирәк очрый торган күренеш икән бу.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре